Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төзелешләргә акча юк, барысы да - хезмәт хакына


Татарстан бюджеты май аенда каралачак. Үсеш алган икътисад бары демократик илдә генә булырга мөмкин.

Бу хакта матбугат очрашуында журналистларга Татарстан дәүләт шурасының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев әйтте.

Аның сүзләренчә, Русия икътисады чит илгә нык бәйле. Шуңа хәзер кризиска каршы чараларны берсе булып игътибарны эчке базарга юнәлтү тора. Ләкин Русиядә моның барып чыгачагы бик шикле.

“Дөньяда хәлләр мөшкелләнгәч, Кытай үз тауарларын эчке базарга ниятләп җитештерә башлады. Элегрәк экспортка киткән әйберләре хәзер җирле базарга дип эшләнә. Бездә алай барып чыкмый, чөнки әзер продукциябез юк”, ди Галиев.

Шулай итеп, җитештерү белән мактана алмыйбыз. Ә бердән-бер “акча чыганагы” булган нефтькә бәя тотрыксыз.

Әгәр элегрәк Мәскәү түрәләре яз көнне икътисад әкрен генә үсә башлаячак дип халыкны тынычландырырга тырышса, хәзер инде ниндидер фаразлар бирүе авыр булуын әйтә.

Шуңа күпме вакыт “тишекләрне ямап” түзәргә туры киләчәген бик оста икътисад белегчләре дә әйтә алмый.

“Капиталь ремонт дәвам итәчәк, ә башка барлык төзелешләрне туктатып торырга туры килә. Чөнки казнада аңа каралган акча юк. Бары бюджетта эшләүчеләр өчен хезмәт хакына гына акча бар”, ди Галиев.

Мондый хәлгә төшүебезне депутат Русиянең һәрвакыт үсеш алган илләр белән чагыштырганда инновацион-техник өлкәдә артта “сөйрәлеп” килүдән күрә.

“Без совет заманында да һәм аннан соң да инновацион технология таләпләрен тудыра торган кануннар булдырмадык. Күчеш чоры институты директоры буларак Егор Гайдар төрле тикшеренүләр уздырып инновацион технология үсешләре бары демократик илдә генә булырга мөмкин дип исбатлады”, ди Галиев.
XS
SM
MD
LG