Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әлифба”га һөҗүм


Уфаның үзәгендә “Әлифба” исемле татар прогимназиясе эшли иде. Анда төрле яшьтәге 4 төркем балалар бакчасы һәм түбән, ягъни 1-4нче сыйныф мәктәп эшләде.

Быел беренче сыйныфка укучылар алмаска булганнар. Прогимназия җитәкчеләре моны “өстән кушылу” белән аңлатса, уку йорты урнашкан башкаланың Октябрь районы мәгариф бүлегендә балалар җитмәү белән аңлатканнар. Ягъни, җаваплар мантыйкка сыймый. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре прогимназия һәм район мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән очрашып, уңай җавап алалмаган.

Балалар юк дигән сылтауга караганда, биредәге балалар бакчасының чыгарылыш төркемендә 24 бала шөгыльләнә. Шуларның 16-сы укырга калырга теләк белдергән. Бинаның санитар таләпләре буенча анда 22 бала укый ала. Ягъни нибары 6 бала җитми. Меңнәрчә татарлар яшәгән башкалада моны проблема итеп күрсәтү чынбарлыкка туры килми.

“Әлифба” мәктәбенең берничә укытучысы исем-шәрифләрен атамаска кушып балаларын укырга алып килгән ата-аналарны махсус борулары турында хәбәр итте. Ягъни, балаларны укырга алмыйлар, шул ук вакытта кеше җитми дип мәктәпне япмакчылар. Болар хакында хәбәр иткән Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин моны Башкортстан халыклары Ассамблеясе булачак елны махсус татарларга “бер күчтәнәч” дип бәяләвен белдерде. Аның сүзләренчә, татар мәктәбен төрле юллар белән җимерүдә хакимият мең төрле ысул таба.
XS
SM
MD
LG