Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

Гадәттән тыш хәл


Ял көннәрендә Уфада гадәттән тыш хәл булды. Республиканың психиатрия хастаханәсеннән ике җинаятьче качты.

Алар мәхкәмә карары белән дәваланырга салынган булган. Берсенә 24 яшь, ул Күмертаудан. Ике өлкән яшьтәге кешене үтергән өчен салынган булган. Икенчесе 21 яшьлек. Ул Уфада караклык белән шөгыльләнгән. Җинаятьчеләр качу белән бөтен шәһәр милициясе аякка бастырылды.

Шәһәрдән чыккан барлык машиналар җентекләп тикшерелде. Нәтиҗәдә Уфа-Ырымбур юлында алар тиз арада кулга да алынган.

XS
SM
MD
LG