Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экологлар: Идел сазлыкка әйләнәчәк


20 май – "Идел көне" уңаеннан Самарада үткән түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар Идел елгасының хәл-торышын тикшерде.

Халыкара социаль-экология берлеге рәистәше Сергей Симак сүзләренчә, хәзерге вакытта Идел инде елга түгел, берничә су сакланмасы челтәренә әйләнгән.

Төптәге ләмгә авыр металл калдыклары, зарарлы матдәләр утыра. Галимнәр фикеренчә, берничә дистә елдан Идел сазлыкка әйләнәчәк һәм бу вазгыятьне үзгәртү юлы әле табылмаган.

Моннан тыш, электрстанцияләр төзү дә гектарлаган уңдырышлы басу җирләренең су астында калуына, күп кенә балык төрләренең юкка чыгуына китергән. Нефть ташучы танкерлар, яр буендагы бензин станцияләреннән суга зарарлы матдәләр эләгә.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар кешеләрнең тирә-юнь мохиткә начар мөнәсәбәтенә аерым тукталды. Узган ел су коену сезоны беткәч үткәрелгән тикшеренүдән соң яр буенда 250 кубометр чүп калганы ачыкланган.

Шушы хәлне үзгәртү өчен түгәрәк өстәлдә катнашучылар агарту эшләре, "социаль реклама" җәелдерү кирәклеген әйткән.

20 май – "Идел көне" уңаеннан Идел буенда урнашкан шәһәрләрдә төрле чаралар үтә. Иделнең язмышына битараф булмаган кешеләр яр буйларын чүптән тазарта.
XS
SM
MD
LG