Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президенты идарәсенә бәреп кергән кеше тоткарланган


Сербия президенты идарәсе бинасын шартлату белән янаган кеше коралсызландырылган.

Бүген көндез эшмәкәр Драган Марич президент идарәсенә бәреп керде. Ул таләпләре үтәлмәсә, үзе белән алып кергән гранаталарны шартлату белән янаган иде.

Эшмәкәр бер ширкәт белән еллар буе барган бәхәстә үзен зыян күрүче дип саный һәм компенсанция түләнүне таләп итә.

Бинаны полиция хезмәткәрләре чолгап алган иде.
XS
SM
MD
LG