Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия- Грузия: офыкта яңа сугышмы?


Бәйсезлек көнендә хәрби парад урынына оппозициянең каршылык чарасы үтте
Бәйсезлек көнендә хәрби парад урынына оппозициянең каршылык чарасы үтте
Сишәмбе Тифлиста грузин оппозициясе үткәргән чараларда йөз меңнән артык кеше катнашкан. Һәрхәлдә, 70 мең кеше сыйдырышлы Борис Паичадзе исемендәге стадион бар килүчеләрне дә сыйдыра алмаган. Сыймаганнар оппозиция җитәкчеләре чыгышларын стадион тирәсендәге урамнарга җыелып тыңлаган.

"Бүген без бәйсез Грузия тарихында беренче тапкыр бәйсезлек көнен танклар һәм очкычлар белән түгел, ә халык белән бәйрәм итәбез", - ди оппозициядәге консерватив партия җитәкчесе Каха Кукава.

Грузия оппозициясе президент Саакашвилиның урыныннан китүен таләп итеп 9 апрельдән бирле каршылык чаралары үткәрә. Хәрби парад үтәсе Руставили проспектында алар узган айда ук ясалма читлекләр утыртып чыкты, һәм шунда "яши" башладылар. Оппозиция белән яңа чуалышлар тудырмас өчен рәсмиләр хәрби парадны үткәрмәскә карар иткән.

Дөресен әйткәндә, аларның парад кайгысы да юк. Соңгы вакытта Грузия рәсмиләре һәм Көнбатыш дипломатлары Русиянең чик буенда гаскәр туплавы уңаеннан борчылу белдерә. Кайбер күзәтүчеләр моны Мәскәүнең яңа хәрби гамәлләргә әзерләнүе дип бәяли:

"Узган елгы сугышта Русия максатларына ирешә алмады. Аның максаты Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеге түгел. Аның максаты – бар төбәкне Көнбатыштан ябып кую. Бу максатына ул ирешә алмады. Шуңа күрә яңа хәрби гамәлләр ихтималын кире какмыйм", – ди Бакудагы сәяси күзәтүче Шаһин Аббасов.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Мәскәү үзенең гамәлләре белән Тифлистагы хакимиятне какшатып, үзенә буйсындырырга тели. Моңа ирешү юлларының берсе – Саакашвили урынына Мәскәү тарафлы булмаса, һичьюгы, кулайрак җитәкче китерү.

Соңгы вакытта Саакашвилиың сәяси көче шактый кимеде, НАТОга керү өметләре дә билгесез вакытка кичектерелде. Мондый шартларда Мәскәү хәрби көч белән янап та максатына ирешә ала, ди Халыкара кризис төркеме белгече Лаурэнс Шитс:

"Иң җиңеле хөкүмәтне какшату, булдыксыз итү. Саакашвили хөкүмәтен алыштыру Русиянең рәсми сәясәте", - ди Шитс.

Грузиягә басып керү ниятләрен кире какса да, Русия чик буенда куәт арттыруын яшерми. Мәскәү тарафлы Абхазия һәм Көньяк Осетиядә хәзерге вакытта 10 меңләп хәрби һәм Т-90 танклары урнашкан. Узган елның августында хәрби гамәлләрдә катнашкан 58-нче армиягә 6 яңа Ми-28N һөҗүм боралаклары бирелде.

Абхазиянең Гудаута һәм һәм Көньяк Осетиянең Цхинвали шәһәрләре янында Мәскәү хәрби ныгытмалар булдырырга җыена.

Ниһаять, июнь аенда Русия Грузия чикләре буенда Кавказ-2009 дип аталган хәрби күнегүләр башлый. Узган елгы 5 көнлек сугыш та нәкъ шундый хәрби уеннардан башланган иде.

Шушы вакыйгаларны бергә туплап, күзәтүчеләр җәй айларында яңа бәрелешләр башлану ихтималын әйтә. Күптән түгел Кушма Штатларның Грузиядәге элекке илчеләре дә New York Times битләрендә нәкъ шундый кисәтү ясаган иде.
XS
SM
MD
LG