Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимовның батырлыгы тикшерелә


Мортаза Рәхимовның “Московский комсомолец” газетына биргән әңгәмәсе һаман да булса игътибар үзәгендә.

“Ведомости” газеты Мортаза Рәхимовны “Бердәм Русия” фиркасенә дорфа сүзләр әйткән икенче төбәк җитәкчесе, ди.

Беренчесе - Мурмански өлкәсе губернаторы Юрий Евдокимов шундый сүзләреннән соң вазыйфасыннан алынган. “Ведомости” Евдокимов алыначагын белгәнгә шундый каты сүзләр әйткән, дип Мортаза Рәхимовка да шундый язмыш юрый.

“Эхо Москвы” радиосына билгеле сәяси аналитик Николай Сванидзе әңгәмә биреп, Мортаза Рәхимовны почмакка кысрыкланган мәче белән чагыштыра. Аның фикеренчә, ул сәяси почмакка кысрыкланган. Шуңа, почмакка кысрыкланган мәче кебек, зуррак көндәшләренә дә ташлана. Чөнки тик торуда шанслар юк.

“Би-Би-Си” радиосы Рәхимовның каты сүзләрен ике сәбәптән дип аңлатты. Беренчедән, ул үз урынына үз кешесен калдырырга тели. Икенчедән, бу Мәскәү белән килешеп эшләнгән. Шулай итеп, ул Путин керткән каты тәртипләрне йомшарту, һичьюгы дискуссиягә булса да урын калдыру өчен президент хакимияте кешеләре белән киңәшләшеп эшләнгән адым, ди.

“Независимая газета” Мортаза Рәхимов дәүләт Думасы башлыгы Борис Грызловка Башкортстаннан сайланган кайбер депутатларның мандатын алу өчен мөрәҗәгать иткән, уңай җавап ала алмагач, ачуын “Московский комсомолец”та чыгарган дип язып чыкты.

XS
SM
MD
LG