Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү түрәсе Уфада ниләр кырды?


Җомга көнне Башкортстанга Русия президенты хакимияте башлыгының урынбасары Владислав Сурков килде.

Мәскәү Кремле түрәсенең Уфага сәфәре булачагы турында атнакич көнне үк күп мәгълүмат чаралары хәбәр итеп өлгергән иде инде. Шуннан соң аларның һәрберсе бу сәфәрнең максаты турында төрле фаразлар кора башлады.

Кайбер сәясәт белгечләре Сурков әфәнденең Уфага килүе, Мортаза Рәхимов белән ачыктан-ачык сөйләшү өчен, дип фараз кылды. Мәгълүм ки, Мортаза Рәхимов күптән түгел матбугатка биргән әңгәмәсендә федераль җитәкчеләрне дә, үзе әгъза булып торган “Бердәм Русия” фиркасен дә булдыксызлыкта һәм төбәкләрне кысуда гаепләгән иде. Шул әңгәмәдә әйтелгән фикерләр Русия җитәкчеләре күңеленә май булып ятмагандыр. Чөнки кайбер түрәләр Мортаза Рәхимовны фиркадән чыгару ихтималлыгын да әйтеп өлгерде. Әмма шау-шулар күпмедер басыла төште. Сурков әфәнденең Уфага килүе исә тагын кырмыска оясын таяк тыгып бутаган кебек булды.

Сурковның Уфадагы сәфәре барышы хакында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Чөнки анда Башкортстанның “Башинформ” рәсми агентлыгы хәбәрчесе һәм телевидение хезмәткәрләре генә сәфәрне яктырту хокукы алган. “Башинформ” биргән мәгълүматлардан күренүенчә, Владислав Сурков Уфага килгәч тә, Ак йортта Мортаза Рәхимов белән очрашып сөйләшкән. Аннан соң Мәскәү кунагы “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге әгъзалары белән фикер алышты. Башкортстан парламентындагы яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре һәм республикадагы төп дини конфессияләр җитәкчеләре белән очрашулары хакында да мәгълүм Кремльнең төп идеологының. Баш мөфти саналган Тәлгать Таҗетдин белән сөйләшүдә дә төрле мәсьәләләр күтәрелгән. Аннан соң Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин белән дә очрашты Сурков әфәнде. Алар бу нәзарәт өчен Уфа үзәгендә яңартып корылган бинаны карап чыкты.

Шактый мәгълүмат кытлыгы шартларында Сурковның Уфага сәфәре максаты турында имеш-мимешләр тагын да куерып китте. “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Уфадагы танылган галим Ринат Гатауллин Сурков әфәнденең килүендә ике төп сәбәп булуын әйтте.

“Аның берсе Рәхимовлар гаиләсенең әле Мәскәүдә хөкем алдына баскан элекке сенатор Игорь Изместьев эше белән бәйле булуы, икенчесе ягулык-энергетика тармагының сатылып бетү-бетмәве тирәсендәге буталчыклар”, ди Ринат Гатауллин.

Владислав Сурков Уфага килгән көнне үзәк матбугат басмалары тагын Мортаза Рәхимов белән бәйле четерекле хәлләр турында язмалар бастырды. Аларның икесе “Независимая газета”да, берсе “Общая газета”да дөнья күрде. Кайбер электрон мәгълүмат чаралары Мәскәү Кремленең Русиядәге берничә губернатор, шул исәптән Мортаза Рәхимов та тиздән вазыйфасыннан алыначак, дип язып чыкты. Мондый фаразлар соңгы берничә елда һәрдаим куерып ала. Шулай да соңгы ике атна эчендә үзәк матбугатның Мортаза Рәхимовка бердәм булып һөҗүм башлавы төрле уйларга этәрә, билгеле.

Сурков әфәнде Уфада дистәгә якын очрашуда булды да, кайтып китте Мәскәүгә. Ә аның Мортаза Рәхимов белән ни хакында сөйләшкәнен барыбер алар икесе генә белә, әлбәттә.
XS
SM
MD
LG