Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Коръән хафизләр бәйгесе узды


Татарстан вәкиле Али Яушев
Татарстан вәкиле Али Яушев

Мәскәүдә 21 июньдә унынчы тапкыр Коръән хафиз һәм Коръәнне карап укучылар бәйгесе узды.

Бәйге Азан авазлары һәм Мәскәү композиторы Сәяр Хәбибуллин иҗат иткән «Бел Коръәнне» дигән җыр белән башланып китте. Җырны мәдәни үзәк каршындагы Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендәге«Шатлык» төркеме башкарды.

Русиянең мөфтиләр шурасы тарафыннан ун ел дәвамында оештырылып килгән, элекке елларда Мәскәү бәйгесе булган бу ярышларда, хәзер чит ил Коръән хафизлары дә катнаша башлады.

Быелгы бәйгедә катнашучылар 22 илдән килгән иде. Алар арасында Алжир, Марокко, Согуд Гарәбстаны, Амман кебек илләр белән беррәттән Русия, Норвегия, Финляндия, Болгария, Кытай, Кыргызстан, Казакъстан һәм башка илләрдән килгән Коръән белгечләре бар иде. Бәйге ике өлештән торды. Беренче өлештә Коръән хафизлар ярышса, икенче өлештә Коръәнне карап укучылар ярышты.

Шушы көнгә багышлап Русиянең мөфтиләр шурасы махсус буклет та нәшер иткән. Анда бәйгедә катнашучыларның фоторәсемнәре дә, ничә яшьтә булулары, кайда укулары, кайсы илдә беренче дини белемне алулары турында да мәгълүматлар бар.

Равил Гайнетдин жюри әгъзалары белән
Быелгы бәйге хакында Ислам конференциясе оешмасының генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы дә хәбәрдар булып, бәйгегә үзенең котлау сәламнәрен дә юллаган. Шулай ук махсус буклетта Мәскәү дәүләт университеты доценты Лебедевның Коръән укучылар бәйгесендә катнашучылар исеменә мактау сүзләре дә басылган.

Бәйгедә катнашучыларга бәяне, тамаша залында утырган 800-гә якын кешене санамаганда Согудд Гарәбстаны, Төркия, Малайзия, Русия, Ираннан килгән дин белгечләре бирде. Коръән хафизлардан беренче урынга Таҗикстан вәкиле Сиратулла Раупов чыкты. Коръән укырга аны алты яшеннән әтисе өйрәткән. Ул инде 10 яшендә үк Коръән хафиз булган. Ә инде карап уку буенча беренче урынга Төркия вәкиле Бениәмин Топчыуглы лаек дип табылды.

Безгә Татарстаннан килгән жюри әгъзасы булган Ибраһим Сабиров белән һәм бәйгедә катнашкан Али Яушев белән дә әңгәмәләшергә мөмкин булды. Алар икесе дә Татарстан вәкилләре булсалар да, тумышлары белән башка тарафтан булып чыкты.

Али Яушев тумышы белән Чиләбе өлкәсендәге Троицкий шәһәреннән. Бүгенге көндә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Риза Фәхретдин исемен йөрткән мәдрәсәдә укыта. Ул үзе дини белемне Төркиядә алган. Ә инде жюри әгъзасы булган Ибраһим Сабиров татарча йөгерек сөйләшсә дә, милләте белән таҗик кешесе булып чыкты. Ул Казандагы ислам университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Казанда Коръән хафизләр үзәге җитәкчесе булып тора.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйге хакында сөйләп, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөслеманнарының дини идарә рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, аның халыкара әһәмияте бик зур, диде.

«Без чит ил кунакларына Русиядәге исламны күрсәтәбез, таныштырабыз. Аларның күбесе Русиядә беренче мәртәбә. Мондый бәйгеләр Европа илләрендә оештырылмый. Ә бәйгеләргә игътибар бик зур. Әлегә Татарстан вәкилләре беренче урынга чыкмасалар да, Коръән хафизларыбыз бар. Хәзер инде Казанда аларны хәзерләү үзәге дә ачылды. Киләчәк елларда аларга өметебез зур», диде.

Равил хәзрәтнең әйтүенә караганда, һәр ике ярышта җиңеп чыгучыларга акчалата бүләкләр тапшырылган. Бәйгенең матди ягына Согуд Гарәбстаны, Иран, Амман илләре һәм Русиянең кайбер ширкәтләре үз өлешен керткән.
XS
SM
MD
LG