Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салихова: Казаннан “Татар телен яратам!” дип китсеннәр


Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Дуслык” лагере Русиянең төрле төбәкләреннән тагын татар яшьләрен җыйды.

Унберенче ел рәттән оештырылган “Дуслык” лагерына быел 150 татар баласы килгән. Монда төп игътибар татар телен өйрәтүгә бирелә. Лагерь 28 июльгә кадәр эшли. Балалар көненә бер сәгать татар телен өйрәнә.

Мәктәп яшендәге балалар Башкортстан, Чуваш, Мари иле, Мордва республикаларыннан, барлыгы 20 төбәктән килгән. Русиянең татарлар яшәүче республика, төбәкләре якынча 5-10 баланы “Дуслык” лагерына җибәргән.

Мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш хезмәткәре Лилия Салихова әйтүенчә, “Дуслык”ка килүчеләрнең күбесе татарча белә. Лагерьдә ял итү, күңел ачу чаралары да татарча гына оештырыла.

“Татар телен яратам, дигән фикер белән кайтып китәрләр дип уйлыйм. Әйбәт халык икәнлегебезне аңласалар, бик шат булыр идек”, ди Лилия Салихова.

Лилия Салихова сүзләренчә, “Дуслык” лагерына төбәкара кимәлдә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында җиңү яулаган, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнашкан балалар килә. Кайбер өлкәләр “Дуслык” лагеренә балалар җибәрү өчен ярышлар да оештыра икән.

Чит төбәкләрдә яшәүче татарларның Казанга җыелуларының тагын бер сәбәбе – аларның Татарстан татарлары белән аралашасылары килә, ди Салихова.

“Алар Татарстан, аның тарихы урыннары белән танышырга тели. Музейларга, Казан Кирмәненә алып барабыз. Татарстан балалары белән татарча сөйләшәләр. Безнекеләрнең тәэсире ярдәмендә милли гореф-гадәтләребезне өйрәнәләр”, ди ул.

Русиянең кайбер төбәкләре матди кыенлыклар аркасында татар яшьләрен лагерьгә җибәрә алмаган. Новосибирски, Ставрополь, Саратов, Томски өлкәләре, Бурятия республикасында яшәүче татар яшьләре “Дуслык”ка килмәгән.

“Шул сәбәпле Башкортстан республикасында, Түбән Новгород, Самара, Мәскәү өлкәләренә урыннарны күбрәк бирдек. Анда, бигрәк тә, Башкортстанда, Түбән Новгородта татар мәктәпләре дә күп. Татар милли киемнәрен киеп Самарадан биючеләр, Мәскәүдән исә җырчылар килде”, ди Лилия Салихова.

Аның фикеренчә, быел “Дуслык” ка җитәкчеләр тарафыннан зур игътибар бирелә. Музейларга бару, Болгар шәһәре тыюлыгына сәяхәт кылу бушлай оештырыла.

Төрле министрлык вәкилләре, республика районнары җитәкчеләре балалар белән очрашулар да оештыра. Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов лагерьны музыка җиһазлары белән тәэмин иткән.

“Дуслык”ка 150 бала гына килә алуы җитәкчеләрне дә борчый, ди Лилия Салихова. Бу сорау Русия федераль милли-мәдәни мөхтарияте җыелышында да күтәрелгән.

“Телгә игътибар биргән лагерьны төбәкләрдә дә үткәрергә кирәк дигән тәкъдим булган иде. Әмма күп кеше риза булмады. Чөнки яшьләрнең Казанны күрәсе килә”, ди Салихова.

“Дуслык” лагеры Биектау районы Бөреле авылында элеккеге балалар йортында урнашкан. Торак шартлары бик үк әйбәт түгел шул, ди Лилия Салихова.
XS
SM
MD
LG