Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров һәм Евкуров телефон аша сөйләшкән


Чечня һәм Ингушетия президентлары телефон аша 2 республикадагы хәлләр һәм сугышчыларга каршы көрәш турында сөйләшкән.

Чечня президенты Рамзан Кадыров әйтүенчә, һөҗүмнән соң Мәскәүдә дәваланучы Ингушетия президенты Юныс-бәк Евкуровның хәле яхшыра бара.

Кадыров шулай ук Евкуров тиздән үз вазифаларына кайтыр дип өметләнүен дә әйтте.

Евкуров 22 июньдә һөҗүм нәтиҗәсендә каты яраланды.

Ингушетиядә хәзер президент вазифаларын вакытлыча Рәшит Гайсанов башкара.
XS
SM
MD
LG