Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Казанда свастика элүне экстремизм дип танымый


Казанда Рубин-Спартак футбол матчы вакытында наци свастикасы элү эше ФСБның Татарстан бүлегеннән республика эчке эшләр министрлыгына тапшырылды.

Татарстан прокуратурасы свастика күрсәтүне экстремизмга өндәү буларак гаепләүдән баш тарткан.

Әмма эчке эшләр министрлыгына караучы 2 җинаять эше ачылган.

Аларның берсе свастика элү, икенчесе утыргычларны вату белән бәйле.

Свастика Русиянең төрле шәһәрләреннән җыелган Спартак җанатарлары утырган җирдә эленгән.

Ул стадионда футбол матчы барышында әзерләнгән дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG