Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазин эшен карау башланды


20 июльдә Казанның Киров районы мәхкәмәсендә Татарстан президентның элекке матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга каршы ачылган җинаять эшен карау башланды.

“Независимая газета” хәбәрчесе белән аралашканда, Мортазин мәхкәмә эшендә Шәймиевнең катнашуына ирешергә тырышам дигән. Әмма дүшәмбе узган мәхкәмә утырышына президент килмәгән. Бу чараның ничек узганын Мортазин болай сөйләде.

“Әлеге утырыш бәйсез Татарстанда ничек үтергә тиеш иде, шулай үтте. Миннән гаризалар кабул иттеләр, каршы килмәделәр. Шулай да республикада мәхкәмәнең гадел карар чыгаруына ышанмыйм. Алга таба эшнең ничек барачагы бүген үк билгеле инде. Бу чын мәхкәмә түгел, ә бары тик эш күрсәтергә тырышу гына. Киләчәктә исә, үз хокукларымны Страсбург мәхкәмәсендә якларга җыенам”, ди Мортазин.

Билгеле булганча, Мортазинга карата җинаять эше 2008 ел көзендә Шәймиев кушуы буенча кузгатылды. Ул вакытта гаепләнүче үзенең электрон сәхифәсендә Шәймиевнең үлеме турында хәбәр таратты. Биредә ул прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан, президентның шәхси тормышына кагылган мәгълүматны җыюда, гайбәт таратуда, яла ягуда һәм социаль тигезсезлеккә карап нәфрәт уятуда гаепләнә.

Шулай ук прокуратура Мортазинны “Последний президент Татарстана” китабын язган өчен дә гаепли. Тикшерүчеләр фикеренчә, биредә автор шулай ук Шәймиевнең йөзенә пычрак ата, аңа яла яга. Шаһитләр буларак алынган 79 кеше дә китапны укыганнан соң президент турында начар тәэсирләр генә калганын әйткән. Алай гына да түгел президент идарәсендә һәм прокуратурада бу китапны бөтенләй экстремистик басма дип танырга чакыралар. Әмма әлегә ул алай саналмый.

Мортазин исә, аның китабын тикшергән психо-лингвистик экспертиза нәтиҗәләренә ышанмый. Аның фикеренчә бу тикшерүләр объектив түгел. Шуңа күрә ул аларга ышанмаска чакыра.

Мәхкәмә гаепләнүчене якламаса, Мортазин моның белән килешергә җыенмый. “Миңа берничә тапкыр үз гаебеңне танып гафу үтенсәң, җинаять эшен ябабыз”, дип вәгъдә иттеләр. Әмма мин үземне бернәрсәдә дә гаепле санамыйм һәм үз хокукларымны югарырак мәхкәмәләрдә яклаячакмын”, ди ул.
XS
SM
MD
LG