Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда йөзмә күпер сүтелә


Татарстан башкаласында Казансу елгасы аша йөзмә күпер тиздән сүтеләчәк.

Бу турыда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ (торак-коммунал хуьалыгы) министры урынбасары Ирек Фәйзуллин белдерде.

Аның әйтүенчә, күперне сүтү 10-15 көн дәвам итәчәк.

Ул күпер сүтелгәннән соң Миллениум күпере аша хәрәкәт нык артыр дип көтелә.

Әмма министр урынбасары әлеге яңа күпер өстәмә хәрәкәткә түзә алачак.

Йөзмә күперне сүтү Казансу елгасын тирәнәйтү зарурлыгы белән аңлатыла.
XS
SM
MD
LG