Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз милициясе оппозиция йөрешен туктатты


Кыргыз милициясе оппозициянең илдә узган президент сайлавы нәтиҗәләренә протест белдереп оешnырган урам җыенын куып таратты. Бүген оппозиция үзәккә таба йөрешкә чыгар өчен Бишкәк читендә җыелган.

Рәсмиләр 43 кеше кулга алынды, дип хәбәр итә. Оппозиция бу сан күпкә югарырак, дип белдерә.

Корманбәк Бакиев 76% тавыш җыеп икенче мәртәбә президент итеп сайланды. Оппозиция сайлау вакытында хәрәмләшүләр булды, дип белдерде.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы Кыргызстанда президент сайлавы халыкара кануннарга туры килмәде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG