Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яклау сорап - Мәскәүгә


Башкортстанның 17 танылган галиме, ә алар арасында фән докторлары һәм кандидатлары бар, Уфада кулга алынган хезмәттәшләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен яклап мөрәҗәгать кабул итте.

Әлеге ачык мөрәҗәгатьне алар Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасының хокук саклау оешмалары эшчәнлеген тикшерүдә тоту комиссиясе рәисе Анатолий Кучеренага юллаган. Галимнәр Уфада кулга алынган галимнәр һәм журналистларны иреккә чыгаруны таләп итә.

Узган атнада Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлек итүдә һәм аңа финанс ярдәмнәр күчерүдә шикләнелеп, 5 кеше кулга алынган иде.

Тарихчы галимнәр, журналистлар Илдар Габдрафыйков, Сергей Орлов, Игорь Кучумов, Константин Нестеров һәм танылган эшкуар Николай Швецовларның эш урыннарында һәм фатирларында тентүләр оештырылып, аларның компьютерлары тартып алынды. Үзләре исә 2шәр айга тикшерү бүлекләренә ябылды.

Әле тоткарланган кешеләрне “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән элемтәдә шикләнеп, узган елның җәендә дә кулга алганнар иде. Ул чакта барлык гаепләнүчеләр дә мәхкәмә аша үзләрен яклап чыкты. Әмма менә хәзер былтыргы гамәлләр янә кабатлана. Тарихчы галимнәр һәм журналистлар тагын да интернет сәхифәсендә хакимиятләргә яла ягуда, милләтара ызгыш тудырырга тырышуда, башкорт милләтен мыскыл итүдә, экстремизмда гаепләнә.

Башкортстандагы киң билгеле 17 галим Анатолий Кучеренага юллаган мөрәҗәгатендә, аның әлеге хәлләрне шәхсән үзенең тикшерүен һәм “кулга алынган галимнәр язмышына битараф калмавын” сорый. Нахакка гаепләнгән галимнәр кичекмәстән азат ителергә тиеш, дип белдерә мөрәҗәгатьне язучылар.

“Уфадагы тикшерү бүлекләрендә тотылучы галимнәрнең иҗтимагый һәм гыйльми эшчәнлеге ил өчен бернинди дә куркыныч тудырмый. Киресенчә аларның тикшеренүләре имин дәүләт үсешен тәэмин итүгә һәм демократияне ныгытуга ярдәм итә, шуңа күрә дә аларны төрмәгә ябып кую берни белән дә нигезләнмәгән һәм демократия белән хокукый дәүләт тәртипләрен тупас бозу булып тора”, - дип әйтелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
XS
SM
MD
LG