Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторы Мьянмар җитәкчесе белән очрашты


АКШ сенаторы Дҗим Вебб төрмәнә хөкем ителгән АКШ ватандашы Дҗон Йеттоу иреккә чыгарылачак, дип белдерде. Сенатор бүген бу хакта Мьянмардагы хәрби хакимият башлыгы генерал Тан Шве белән очрашу вакытында килешкән.

Дҗон Йеттоу үз өендә сак астында утырган оппозиция юлбашчысы Аун Сан Су Чины барып күргәне өчен 7 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Бу карарга халыкара җәмәгатьчелек тирән борчылу белдерде.

Инде 20 елга якын хакимият хәрбиләр кулында булган Мьянмар белән көнбатышның элемтәсе юк диярлек. Сенатор Вебб соңгы елларда бу илгә килгән иң югары дәрәҗәдәге АКШ вәкиле булды. Ул шулай ук оппозиция юлбашачысы Аун Сан Су Чи белән дә очрашты.
XS
SM
MD
LG