Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда президент сайлавы үтте


Әфганстанда президент һәм җирле сайлауларда халык күпләп катнашты. Талибан сайлауларны көч белән өзәргә тырышып һөҗүмнәр оештырды.

Әфганстанда президент сайлау, 20 август 2009
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00


Әфганстанда президент һәм җирле сайлауларда тавыш бирү тәмам.

Хөкүмәт сайлау көнендәге көч кулланулар турында хәбәрләрне тыйса да, Талибанның сайлауны өзү вәгъдәсен үтәргә тырышуы турында кайбер хәбәрләр бар.

Шулай да эчке эшләр министрлыгы иминлек саклау планының үтәлүе, һәм сайлаучыларның тавыш бирүгә “ышаныч белән” баруы турында белдерде.

Президент сайлауда 30-лап намзәт катнаша. Хакимияттәге Хәмит Карзаи фикер белешүләрдә башкалардан күпкә алдарак барса да, аңа беренче турда ук җиңү бик авыр булыр дип көтелә.

Хәмит Карзаи тавыш бирүдән соң
Тавыш бирү урыннары иртәнге 7-дә ачылып берничә сәгать үтү белән Хәмит Карзаи үз тавышын биреп башка әфганнарны да сайлауда катнашырга чакырды.

“Иншалла, бу тынычлык, тәррәкыять һәм әфган халкының яхшы тормышы өчен булыр дип ышанам. Мин Әфганстан иминрәк, тынычрак һәм яхшырак ил була алсын өчен әфган халкыннан килеп үз тавышын бирүен сорыйм”, - диде Карзаи.

Кабулда тавыш бирү урынында атышлар чыккач, журналистлар йөгерешә
Сайлау көнендә башкала Кабулда һәм илнең Талибан көчле булган көньяк паштун төбәкләрендә утлы кораллардан атулар, шартлатулар булуы турында хәбәр ителде.

Төньяктагы Баглан шәһәрендә полиция белән сугышчылар арасындагы бәрелештә 22 сугышчының үтерелүе хәбәр ителә.

Талибан сайлауны көч кулланып өзү белән янаган иде. Сайлау алдыннан әфган хөкүмәте чит ил һәм җирле киңкүләм мәгълумат чараларына тавыш бирү көнендә андый һөҗүмнәр турында хәбәр итүне тыйды.

Сайлау алдыннан үткәрелгән фикер белешүләргә караганда, Карзаи башка намзәтләрдән шактый алда бара. Әмма беренче турда ук җиңү өчен аңа кимендә 50 процент һәм тагын 1 тавыш кирәк.

Аның төп көндәше элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла.

30 намзәт арасында элекке планлаштыру министры Рамазан Бәшардост һәм элекке финанс министры Әшрәфгани Әхмәдзаи да көнчле сәясәтчеләр санала.

Габдулла атнакич чыгышында тавыш бирүчеләрне Талибанның сайлауларны өзү янауларына карамаска чакырды.

Бу сайлаулард 34 виләяттә 420 җирле шура да сайланачак. Тавыш бирүдә сайлаучыларның күпләп катнашуы хәбәр ителә.

Габдулла Габдулла (уңда) тавыш бирә
Габдулла “Мин халыкның иминлек һәм хәрәмләшүләр турында борчылулар булуга карамастан, сайлауда күпләп катнашуына сөенәм. Халкыбыз бөтен Әфганстан буйлап катнаша. Мин бу борчылуларның берсе дә халкыбызны тавыш бирергә барудан тыеп калмас, халык ирекле тавышы белән үз киләчәген билгеләр дип өметләнәм”, - диде.

Иртәнге якта сайлаучыларның тавыш бирүгә бик аз килүе халык көч кулланудан куркып сайлауга бармас дигән куркуга сәбәп булган иде.

Әмма соңрак халык, шул исәптән хатын-кызлар тавыш бирүгә күпләп килде.

Иртән шулай ук сайлау өчен кирәк-яракларның җитмәве, сайлау хезмәткәрләренең Талибан көчле булган ерак авылларга барудан баш тартуы турында да хәбәр ителде.

Сайлауларда иминлек саклауда 300 меңләп әфган һәм чит ил хәрбие катнаша.

Әмма Талибан карамагындагы 9 районда сайлаулар үтмәде.

Башка төбәкләргә килгәндә исә, эчке эшләр министрлыгы вәкиле Змарай Бәшәри иминлек планы яхшы эшли диде.

Змараи Бәшәри Кабулда журналистлар алдында чыгыш ясый
"Әлһамдүллила Кабулдагы һәм илнең башка төбәкләрендәге иминлек планы яхшы нәтиҗәләр китерә. Халкыбыз тавыш бирергә горур рәвештә һәм ышаныч белән бара”, - диде Бәшәри.

Тавыш бирү бер сәгатькә озайтылганнан соң Казан вакыты белән кичке бишенче яртыда тәмамланды.
XS
SM
MD
LG