Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:51

Русия патриархы Кириллның бу көннәрдә ясаган белдерүе мөселман җәмәгатьчелеген аптыратмады. Кирилл, Русиядә башка дини гыйбадәтханәләр төзегәндә, дини күпчелекнең, ягъни православларның фикерен дә күз уңында тотарга чакырып чыгыш ясаган иде.

“Без илдә күпчелекнең дини хисләрен хөрмәт итәбез. Мисал өчен, Гарәп Әмирлекләрендә шәһәр үзәгендә иң зур мәчеттән дә зуррак чиркәү төзеп кую безнең башыбызга да килми. Бу мөмкин булмаган эш түгел, кемдер бәлки моңа акча да бирер иде. Ләкин күпчелекнең дине һәм мәдәниятенә хөрмәт булырга тиеш”, дип белдерде атакай бу көннәрдә ясаган чыгышында.

Сер түгел, Русия җирлегендә мөселманнар килмешәк халык түгел. Бу җирләрдә гасырлар буена дәүләтләр тотканнар, ханнар алмаштырганнар, үзләренә хас мәдәниятләр тудырганнар. Ләкин заманалар алышынган, вакыт дигән галиҗәнап әфәнде “җир тетрәткән” халыкны да азчылыкка калдырган. Әмма бу әле, берәүләргә күпчелек, икенчеләргә азчылык булганы өчен генә төрле караш булырга тиеш дигән сүзме?

Атакай ясаган белдерүгә карата мөселман дин әһелләре ни уйлый икән?

Вәлиулла Якуб: Атакайны дөрес аңламадык

Дәүләт органнары белән эшләү буенча Татарстан мөфтиенең урынбасары Вәлиулла Якуб патриарх Кирилл белдерүен болай аңлатты:

“Биредә патриархның сүзләрен мөселманнарга каршы әйтелгән дип аңларга кирәкми. Минемчә, ул конкрет урында күпчелекне тәшкил иткән халыкның фикерен, хисләрен хөрмәтләү турында сөйли. Мәсәлән, Грозныйда яки Махачкалада чиркәү төзү һәм Сергиев Посадта яки Новгородта мәчет төзү эшен караганда, табигый ки, аларны шул җирле шартларга туры китереп булдырулары ләзем. Мондый позиция мантыйкка каршы килми. Мин аның сүзләрен шулай аңлау ягында.

Русиядә дүрт традицион диннәрдән тыш, бигрәк тә, секталар үз гыйбадәтханәләрен чамасыз зур һәм үзәктә төзергә тырышалар. Менә шул мәсьәләдә, безгә бергәләп бу афәткә каршы чыгу кирәк. Безнең халыкларыбызга, гомумән, ят булган кришначылар, рерихчылар, йогачылар, харизмат агымнар һәм башкалар чит илләрдән килә торган акчага таянып, асыл рухилыгыбызга һөҗүм итәләр. Бу җәхәттән, патриарх әйткәннәр, безгә файда гына китерәчәк. Казанда, мәсәлән, шулай берләшеп махаришиларның потханәсен ачуга каршылык күрсәтә алдык ич. Тәҗрибә шуны күрсәтә, татарлар күбрәк харизмат секталарга, экзотик шәркый культларга китә. Шул яктан, безгә православие алар белән чагыштырганда куркыныч түгел”, Вәлиулла хәзрәт Якуб.

Әлбир Крганов: Бердән-бер юл – диалог

Әлбир хәзрәт Крганов
Татарстанда, бәлки Вәлиулла хәзрәт әйткәнчә, православ чиркәве белән уртак гамәлләр дә корып буладыр. Чөнки, республикада мөселманнар азчылык түгел. Ә Русиянең күп кенә төбәкләрендә мөселманнар азчылыкны тәшкил итә. Шуларның берсе – Чуашстан. Әлеге республикада җирле мөселман-татарлар 35 мең тирәсе генә. Моңа карамастан, 40-лап мәчет-мәхәллә эшләп килә, мәдрәсәләр, зур тарихи мәчетләр төзелә.

Шулай да, кайбер Татарстан газетлары язуынча, дини үсеш алга киткән Чуашстанда да проблемнар бар. “Ватаным Татарстан” газет Чуашстанның Яңа Чабаксар шәһәрендә мөселманнар мәчет төзергә җир ала алмауларын язган иде. Шәһәр бюрократиясе каршы тора икән. Кайбер мәгълүматларга караганда, Комсомол район үзгендә дә мәчет төзүгә каршы чиркәү әһелләре җыйналып хатлар язганнар икән. Имеш, мәчет милләтара татулыкны җимерәчәк.

Шул уңайдан, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән Русия патриархы белдерүе хакындагы сөйләшү дә, әлеге хатлар язылу мәсьәләсеннән башланды.
.
“Күргәнем юк андый хатны. Мондый мөрәҗәгатьләр дә, аңлашылмаучанлыклар да Русиянең төрле төбәкләрендә булуы ихтимал. Урыс православ чиркәве башлыгын да аңлап була. Бер яктан караганда, православлар Русиядә күпчелекне тәшкил итә һәм бу җирлектә башка дини гыйбадәтханәләр барлыкка килүе бәлки җиңел кабул ителмидер.

Икенчедән, күпчелек тә, Русия ул православ динле дәүләт кенә түгел, күпмилләтле ил, православ дине белән берлектә, Илаһи китапны башкаларга караганда иртәрәк кабул иткән мөселман мәдәнияте кушымтасы да икәнен онытып җибәрмәсеннәр иде. Бүгенге Русия – ул Киев Русе һәм Болгар дәүләте нигезләрендә барлыкка килгән дәүләт.

Әмма, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Русия мөселманнары – үзебез дә гаепле. Ни өчен дисәгез, Русия мөселманнары таркау. Таркаулык нәтиҗәсендә, без үзебезне бердәм итеп күрсәтә алмыйбыз. Русия дәрәҗәсендә, мөселманнар бу илдә православлар кебек үк тамырлары тарихка тирән сеңгәнен аңлатырга, күрсәтергә кирәк. 1400 ел элек пәйгамбәребез сәхәбәләре хәзерге Русиягә аяк басканнар. Болгар бабаларыбыз 1100 ел элек рәсми рәвештә ислам кабул иткәннәр. Русия мөселманнары каяндыр күченеп килгән халык түгел. Ә, әйткәнемчә, бу илдә, бу җирдә, мең еллап яшәп килгән мәдәният вәкилләре”, ди Әлбир хәзрәт Крганов.

“Урыс чиркәве әһелләрендә, православның Русиядә беренчел икәнлеген күрсәтергә омтылу еш була бит. Мөселманнарга да алар, әнә сезнең урыныгыз дигәндәй, төртергә дә күп сорамыйлар”, дигәнгә ул болай дип җавап кайтарды.

“Кайберәүләр тарафыннан ишетелгәлидер андый сүзләр. Әмма, моңа каршы таш атып булмый. Монда, бердән-бер юл, ул да булса - диалог. Хакимият белән дә, күпчелекне тәшкил иткән православ чиркәве белән дә, башка гадәти диннәр белән дә диалог алып барып кына, аңлашып һәм аңлатып кына ниндидер уңышка, нәтиҗәләргә ирешеп була. Ә тартышу файда китерми. Әлбәттә, теге яки бу төрттерүләрдән соң, күңел авырсына. Әмма, рәнҗеп ятып эш бармый. Бары тик, кануни, цивил юл белән генә моңа ирешергә мөмкин. Без, Русия мөселманнары, әле үзебезнең дәрәҗәне һәм тарихта тоткан урынны аңлап бетермибез.

Русия хакимияте белән дә, православ чиркәве белән дә, Русия мөселманнарының, бигрәк тә татарларның, уртак яшәү, хак вә хокукларыңны яклау тәҗрибәсе халкыбызда гасырлар буе тупланган. Тәҗрибә нәтиҗәсендә, октябрь инкыйлабына кадәр Русия татарлары үзләренең алтын чорына кергәннәр иде”, диде Әлбир хәзрәт Крганов.

Әңгәмәбез ахырында, Чуашстан мөфтие дә, Вәлиулла хәзрәт кебек үк,
урыс православ чиркәү башлыгы илебездә гадәти булган диннәр хакында түгел, ә бәлки яңа оешкан дини хәрәкәтләрне күз уңында тоткандыр, дип әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG