Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сембер архиепискобы гамәлләре праваслав диненә зарар китерә"


“Шок” газеты фикеренчә, архиепископ Проклның тырышлыклары, гомумән, праваслав диненең абруен күтәрүгә ярдәм итә алмый.

“Шок” исемле газет фикеренчә, аның тырышлыклары, гомумән, праваслав диненең абруен күтәрүгә ярдәм итә алмыйлар. Бу газет язуынча, “Под покровом Пресвятой Богородицы” – “Изгеләрдән изге Алла анасы канаты астында” дигән тәреле йөрештә катнашучыларны архиепископ Прокл өлкәдәге чиркәүләргә кертмәскә боерган. Бу әмерне үтәмәгән очракта, руханиларны урыннарыннан куып чыгару белән янап. Тәреле йөреш Пензада башланып, Чиләбедә тәмамланырга тиеш булган. Самарда аларны җылы кабул иткәннәр. Ә Сембердә тискәре мөнәсәбәт нилектән икән соң?

Архиепископ Прокл сүзләренә ышансаң, бу Тәреле йөрешне пычрак куллы кешеләр оештырганнар. Аңа митрополит Кирилл фатиха бирмәгән, имеш. Моның ялган икәнен раслаучы ике документ та бирелә газетта: Мәскәү патриархатының сәркәтибе Варсонофий кул куйган рөхсәт кәгазе һәм тәреле йөрешне оештыручы Сергий Ракутинның Проклга мөрәҗәгате.

Сембердән тәреле йөреш артабан Мулловка авылы аша киткән. Анда тәре йөртүчеләрне чиркәү ишегендә зур йозак кына каршылаган. Мәләкәстә исә чиркәүгә кертү генә түгел – җирле атакай Василий тәреле йөрешне оештырганнарны сүгә-сүгә кире борган.

“Шок” газеты хәбәр итүенчә, тәреле йөрешнең Сембергә кертелмәве сәбәбе бик гади икән: аны оештыручылар авылларда җыелган акчадан Проклга өлеш чыгармаганнар. Атакай Проклның акча яратуы турында “Шок” газет тагын бер мисал китерә. 2007 елда олигарх Курков элекке хатын-кызлар монастыры һәм зираты булган урында Сәүдә комплексы төзергә тотынган иде. Әлеге монастырь белән зират узган гасырның 20-нче елларында ябылган һәм бөтенләй юк ителгән булганнар.

Анда нибары ярымҗимерек бер бина гына калган. Курков төзелешенә Прокл да, аның инициативасы белән халык та кискен каршы чыкканнар иде. Ләкин дин башлыгы кинәт кенә тынган да куйган. “Шок” газеты язуынча, олигарх Курков Проклның авызын җитәрлек дәрәҗәдә күләмле акча белән каплаган.

Һәм иң гыйбрәтлесе: төзелеш нигезен казыганда зиратта күмелгән мәрхүм монахларның сөякләрен җыеп башка җиргә күмү турында уйлаучы да булмаган. Бу очракта “Руханилар өчен нәрсә мөһимрәк: динме – акчамы?” дигән сорау биреп маташуда урынсыздыр инде”, дип яза “Шок” газеты.

Шул ук вакытта Русия армиясенә 250 чамасы руханилар кертеләчәге турында хәбәрләр ишетелде. Дөрес, бу хәбәрдә ислам, буддизм, иудаиз диннәре дә искә алына. Бүгенге армиядә хезмәт итүчеләрнең 85% - праваслав, 12% - ислам, 2% - буддизм, 1% - иудаизм динен тотучылар.

Тик менә бер үк хәрби частьтә төрле дин әһелләре нинди эш алып барырлар һәм ничек башкарырлар үз вазыйфаларын? Патша заманында аерым мөселман полклары булганга – аңлашыла. Хәзерге армиядә 4 төрле дин әһелләре ничек бүлешерләр үз вазыйфаларын? Аннан соң праваслав руханилары табылыр, ә бихисап частьләргә каян алып имамнар тупларсың?

Монысы да бердәм праваслав динле дәүләт булдыру тырышлыклары кебек кенә килеп чыгадыр инде.
XS
SM
MD
LG