Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарлар Казанга килде


Болгарстан сәнгать осталары, һөнәрчеләр, чүлмәкчеләр, шагыйрь, язучы һәм журналистлар кораб белән Татарстан башкаласына килеп төште. 2009 – Русиядә Болгарстан мәдәнияты елы.

Болгарстан журналистлар берлеге башлыгы Снежана Тодорова үзләренең Идел буендагы Болгар дәүләте турында яхшы белүләрен белдерә.

“Татарстан искиткеч җир. Мин сезнең галимнәр, академиклар, тарихчылар, кино төшерүчеләргә әлеге фильмны әзерләгән өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Безгә яңа гына “Туганлашкан шәһәрләр” дигән фильмны күрсәттеләр. Бу фильм Татарстан, Казан һәм сезнең башкала белән туганлашкан Болгарстандагы Шумен турында. Чыннан да, безнең тамырларыбыз уртак бит. Шуңа күрә, без Татарстанга зур бер дулкынлану белән килдек”, ди Тодорова.
Снежана Тодорова


“Туганлашкан шәһәрләр” фильмын Казанга килеп төшкәч тә шагыйрь, язучы һәм журналистларга күрсәттеләр. Ә сәнгатькәрләр Болгар шәһәрен карарга барды.

Шагыйрь, озак еллар төрле Болгарстан илчелекләрендә эшләгән Красин Химирский да, татар һәм болгарлар бер ананың ике уллары кебек халыклар дип белдерә. “Кобрат белән Аспарух ике бертуган. Аспарух безне Балкан якларына алып киткән булса, Кобрат Идел буена юл тоткан”, ди Химирский.

Болгарлар Казанга кадәр Идел буендагы Яраслау, Түбән Новгород, Чабаксарда булган инде. Чуаш милли бизәкләрендә үзләренең нәкышләре белән уртаклык күреп исләре киткән.

Болгарстаннар 10 сентябрьдә Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Болгарлар” дип аталган зур концерт куя. Казандагы очрашудан соң алар Идел буйлап Әстерханга таба йөзеп китәчәк.
XS
SM
MD
LG