Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 75 төбәгендә җирле сайлаулар үтте


Мәскәү – Якшәмбедә Русиянең 75 төбәгендә төрле дәрәҗәдә җирле сайлаулар үтте.

Килгән хәбәрләргә караганда, иң зур әүземлекне Чечня, Ингушетия һәм Мари-Эл республикалары күрсәткән.

Сахалинда тавыш бирүдә 30%-тан да азрак кеше катнашкан.

Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Геннадий Райков сүзләренә караганда, җитди тәртип бозулар күзәтелмәгән.

Әмма, кайбер күзәтүчеләр әйтүенчә, аерым урыннарда тәртип бозулар бар. Мисал өчен, Мәскәү шәһәр думасын сайлауда тиешле документсыз тавыш бирүләр булган.

Дагыстандагы Дербент шәһәрендә мэр сайлауда төрле сәбәпләр аркасында иртә белән тавыш бирү урынарының өчтән-бере ачылмаган. Президентның Көньяк бүлегедәге вәкиле Владимир Устинов ашыгыч рәвештә Дагыстанга очкан.
XS
SM
MD
LG