Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәммәсе дә Мостай Кәримгә багышлана


Мостай Кәрим
Мостай Кәрим

Бүген Уфада, Милли яшьләр театрында республика театрлары бәйрәме башланды. Халык шагыйре Мостай Кәримнең 90 еллыгына багышлана ул.

Театрлар фестивалендә республиканың барлык дәүләт театрлары да катнаша. Алар җәмгысе 16 спектакль һәм музыкаль тамаша тәкъдим итәчәк. Барлык спектакльләр дә М. Кәрим әсәрләре нигезендә сәхнәләштерелгән.

Бүген кич театрлар бәйрәме Милли яшьләр театры сәхнәсендә тантаналы төстә ачылачак. Аны шушы сәхнә хуҗалары – яшь артистлар үзләренең “Безнең өйнең яме” исемле спектакле белән башлап җибәрә. Ул да Мостай Кәримнең шул исемдәге әсәре буенча сәхнәләштерелгән.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бу фестивальгә махсус Мостай Кәримнең “Кичке табын” әсәре нигезендә сәхнәгә куелган премьераны әзерләп өлгертте. Шушы спектакль белән яңарак быелгы сәнгать елын да ачып җибәрде нурлылар.

Театрлар бәйрәме Мостай Кәрим туган көнне – 20 октябрьдә Милли яшьләр театры сәхнәсендә тәмамлана. Анда иң яхшы иҗади табышларга бүләкләр дә тапшырылачак.

“Әдәбият марафоны”на йомгак

Гомумән, Мостай Кәримнең 90 еллыгын билгеләүгә багышланган чаралар бу арада республикада күпләп оештырыла. Ә төп чаралар 20-25 октябрь көннәренә тәгаенләнгән. Хәтер чаралары Уфада да, Келәш авылында да оештырылачак.

Ә 15 октябрь көнне Уфада “Әдәбият марафоны” дигән чарага йомгак ясала. Ул да халык шагыйренең тууына 90 ел тулуга багышланды. Республиканың 12 иң алдынгы китапханәсе сайлап алынды бу мәдәни чарада катнашу өчен. Мостай Кәримнең туган авылы Келәштә июнь аенда ук башланган әлеге марафон шулай берничә ай республика буйлап дәвам итте. Башкортстанның Октябрьский, Баймак, Нефтекама, Яңавыл һәм Бәләбәй шәһәрләрендә һәм башка район-шәһәрләрдә зурлап оештырылды бу бәйрәм-бәйге.

Зур бәйрәмгә республиканың күренекле әдипләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә инде, халык шагыйренең туганнары барды. Тантаналарда Мостай Кәримнең апасы Салисә ханым һәм улы Илгиз белән кызы Әлфия дә катнашты.


Якты истәлеге мәңгеләштерелә

Атаклы әдип М. Кәрим, дүрт ел элек, үзенең 86 яшьлек туган көненә бер ай калганда, арабыздан киткән иде. Башкорт әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән талант иясенең исемен мәңгеләштерү буенча, узган дүрт ел эчендә, Башкортстанда байтак эшләр башкарылды да инде. Уфадагы элекке Социалистик урамы хәзер халык шагыйре исемен йөртә. Шулай ук Уфадагы Милли яшьләр театрына да Мостай Кәрим исеме бирелде. Аннан башкаладагы яңа төзелгән 158нче башкорт гимназиясенә дә халык шагыйре исеме кушылды.

Ике ел элек Мостай Кәрим хакындагы истәлекләр кергән “Мостайсыз үткән бер ел” дип исемләнгән китап нәшер ителде. Ул китапны халык шагыйренең Мәскәүдә яшәүче улы, шулай ук язучы һәм тәрҗемәче булган Илгиз әфәнде әзерләп бастырган.

Мостай Кәрим туып үскән Чишмә районы үзәге Чишмә авылындагы бер урам да аның исемен йөртә. Әле халык шагыйренең әсәрләренең тулы җыентыгын чыгару, туган авылы Келәштә аның йорт-музеен төзү хәстәрлекләре башланды.

Келәш авылындагы ул йорт-музей утары үзенең зурлыгы белән аерылып торачак. 15 гектар җирне били аңа бүленгән биләмәләр. Биредә, тулы бер комплекс төзү өчен, архитекторлар арасында конкурс игълан ителгән иде. Шушы үзенчәлекле утарны төзү хокугын Уфадагы “Архпроект” ширкәте белгечләре алды.
XS
SM
MD
LG