Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Фәләстин таләбен кире какты


Европа Берлеге Фәләстин рәсмиләренең БМО иминлек шурасыннан бәйсез Фәләстин дәүләтен тану таләбен якламады.

Берлекнең агымдагы җитәкчесе Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдт, Берлекнең алга таба бәйсез Фәләстин дәүләтен танырга теләге булуын, ләкин башта дәүләтчелекне булдыру кирәклеген белдерде.

Фәләстин баш арадашчысы Саиб Эракат кичә Европа Берлегеннән тәкъдимне якларга чакырган иде.

Фәләстингә иң күп ярдәм ясаган Европа бу адымы белән, Америка шикелле, бәйсез бер дәүләт булдыру өчен Израил белән килешү кирәклегенә басым ясады.
XS
SM
MD
LG