Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский үлемен тикшерәләр


Баш прокуратура һәм юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Русия президентының күрсәтмәсен үтәп, хокукчы Сергей Магнитскийның үлемен тикшерә башлады.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Медведев шулай ук төзәтү оешмаларында медицина ярдәменең ни дәрәҗәдә күрсәтелүен тикшерергә кушкан. Бер көн элек булган очрашуда хокук яклаучылар, президенты хокукчының төрмәдә вафат булуына игътибар бирергә чакырган иде.

Hermitage Capital фондының хокукчысы тикшерү изоляторында 16 ноябрьдә үлгән иде. Магнитскийның хезмәттәшләре аңа анда тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәде, дип саный.
XS
SM
MD
LG