Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе азык-төлек сатучы кибетләрдә сыйфатсыз ит, кыздырылган балык, төрле салатлар, сөт һәм мич ризыкларының бигрәк тә еш очравын белдерә. Алар быел куллану вакыты чыккан 530 тоннадан артык азык-төлекне сатудан алган.

Сатып алучылар әйтүенчә, кибеттән алып кайтылган азык-төлек арасыннан бозылганы яки ашарга яраксызы килеп чыкса, күпләр ул әйберне тотып шунда ук сәүдә ноктасына кире чыгып чапмый. Әй, вакытымны әрәм итеп йөрмим әле, алай кыйбат әйбер түгел бит, диючеләр күбрәк. Мондый хәлгә тарыган пенсия яшендәге өлкәннәр исә яңалыкны күршесенә сөйләп тынычлана. Шуңа күрә, мөгаен, 2009 ел башыннан бүгенгә кадәр Роспотребнадзор халыктан 350-дән артык кына шикаять кабул иткән.

“Күп вакыт кибеткә начар сыйфатлы ризык килми. Хәзер бер сатучы да үзенә зыянга эшләргә теләми. Конкуренция бит. Кибетләр сыйфатлы ризык ала. Я суыткычлары кирәгенчә эшләми, я ватылган, я үзләре ризыкларны дөрес сакламыйлар”, дип белдерә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендәге санэпиднадзор бүлегенең баш белгече Зөһрә Гәрәева сатуга сыйфатсыз ризык чыгу сәбәпләренең берсен.

Тикшерүләр, нинди генә кибетләр булмасын, күпчелек очракта ит, кыздырылган балык, төрле салатлар, сөт ризыкларының сыйфатсыз икәнлеген ачыклаган. Бу хәл зур гипермаркетлар өчен дә гадәти хәл икән.

Казандагы зур сәүдә үзәкләрендә эшләүче исемен белдерергә теләмәгән ханым да, иң беренче чиратта озак сәүдә рәтләрендә ятып рәте китә башлаган балыкның майлы табага төшүен әйтә.

Ул шулай ук төрле салатларга бик үк яхшы сыйфатта булмаган яшелчә һәм җиләк-җимешнең туралуын да яшерми. Сөт ризыкларына килгәндә исә, кибетләр иң беренче чиратта куллану вакыты бетү көне килеп җиткәннәрен сатып калырга тырыша.

Казандагы “Пятерочка” кибетләренең берсендә эшләүче, мисал өчен, без әгәр сөт ризыклары җитештерүче берәр ширкәтнең үткән көннәрдә китерелгән каймагы калган булса, беренче чиратта аны сату өчен тырышабыз, бүген китерелгәнен тегесе беткәнче яшереп торабыз, ди.

Иртәгә, я берсекөнгә куллану вакыты бетә дип алучыларны кисәтеп торуны да кирәк санамыйлар. Мондый хәлләрнең булуын Гәрәева да инкарь итми.

“Дорфа сатучылар бар. Алар куллану вакыты кайчан бетәчәген аңлатып тормыйлар. Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә әнә шул хакта килгән шикаятьләр дә бар”, ди Гәрәева.

Гомумән, ул урам кибетләренең (халык телендә ларекларның - Н.А) бигрәк тә ышанычсыз икәнлеген әйтә. Әлеге сәүдә нокталары күпләп сату урыннарыннан куллану вакыты бетеп килә башлаган товарны алып сата.

Бозылган ризыкны кире кайтару, я булмаса шикаять белдерү дә гади сатып алучы өчен зур проблемага әйләнергә мөмкин. Кибетчеләр гадәттә “мин сатмадым, мин белмим” дип кенә җибәрә. Күп очракта аларда товар турында бер генә документ та табып булмый, ди Гәрәева.

Быелның декабренә кадәр Татарстанда 276 кеше җавапка тартылган. Аларның 100 дән артыгы куллану вакыты чыккан ризык саткан. Барсы да штраф түләгән. Әмма Русиядәге штрафлар “ташка үлчим” генә икән.

Административ хокук бозулар нигезендә, сыфатсыз товар саткан өчен кибет хуҗалары 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр генә штраф түли. Ә инде товарның бөтенләй документлары булмаса 5 мең сум акчаңны чыгарып бирергә кирәк.

Быел Татарстанда Роспотребнадзор куллану вакыты чыккан 530 тоннадан артык азык-төлекне сатудан алган.

XS
SM
MD
LG