Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Русиядә Иосиф Сталинның тууына 130 тулуны искә алу уңаеннан күкрәк тамгалары тагып урамнарга маршка чыгучылар да булды. Шул ук вакытта Мәскәүдә ачылган күргәзмәдә ул рәхимсез идарәче итеп тасвирланды. Берәүләр Сталинны көчле юлбашчы дип санаса, икенчеләр миллионнарча кешеләр үлеме өчен җаваплы тиран буларак бәяли.

Иосиф Сталинның 30 ел дәвам иткән идарәсе чорында миллионнарча халык лагерьларда һәм сөргендә үлде.

Шуңа да карамастан ул Русиядә танылган тарихи шәхесләрнең берсе булып кала. Дөнья сугышында Советлар берлегенең җиңүен халык нәкъ аның казанышы дип саный.

Сталин туган көнендә - күкрәк тамгасы

Сталин, ягъни Иосиф Джугашвили 130 ел элек Гори грузин шәһәрендә туган.

Бүген Русиядә коммунистлар үзәк партиясе аны искә алып каберенә чәчәкләр куйды, төбәкләрдә маршлар үтте.

Коммунистлар шулай ук танылган спортчыларга күкрәк тамгалары өләште. Сталинның тууына 130 ел тулу уңаеннан күкрәк тамгасы шахмат буенча элекке дөнья чемпионы булган Анатолий Карповка да тапшырылды.

Партия әгъзалары шулай ук юлбашчыларны тәнкыйтьләүне туктатырга кирәк, халык үзе уйланырга тиеш дип тә белдерде.

Халыкның күпчелеге Сталинны уңай идарәче дип саный

Күптән түгел уздырган сораштыру күрсәткәнчә, русиялеләрнең күпчелеге Сталин алып барган сәясәткә уңай карый.

Җәмәгать фикерен өйрәнү Бөтенрусия үзәге уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 54% Сталинны идарәче буларак хуплый. Һәм бары 8% халык кына моңа тәнкыйть белдерә.

Узган елны Сталин хәтта тавыш бирү нигезендә билгеләнүче “Русия исеме” телевизион тапшыруда өченче урынга чыккан иде.
Беренче урында иң күп тавыш җыйган урыс кенәзе Александр Невский булды. Икенче урында – 1906-1911 елларда премьер-министр вазыйфасын башкарган Петр Столыпин иде.

Коммунистлар Сталинны искә ала


Хокук яклаучылар борчыла


Сталин сәясәтен уңай бәяләү нәкъ Владимир Путин идарә иткән чорга туры килде. Күп кенә тәнкыйтьчеләр Кремль моны “каты куллы” идарәчеләргә карата җәмәгатьчелектә уңай караш тудыру өчен махсус эшли, ди.

Бу исә кеше хокукларын яклау оешмаларында зур борчылу тудыра.

“Мемориал” үзәгеннән Ирина Щербакова Сталин туган көнен бәйрәм итү бик аяныч, ди.

“Чынлыкта бу көнне нәрсәдер эшләргә кирәктер дип санамыйм. Чөнки ул ниндидер махсус көн түгел. Һәм аның Русиядә махсус көнгә әйләнүе борчу тудыра. Бу кешеләрнең башындагы буталчыкны күрсәтә”, ди ул.

Щербакова сораштырулар нигезендә, 30% халыкның бүген дә Сталинны ил башлыгы итеп күрергә теләвен бик күңелсез хәл дип саный.

Күргәзмәдә - чынбарлык

Русия президенты Дмитрий Медведев быел көз көнне Сталин чорын тәнкыйтьләп күпләрне аптырашта калдырды.

Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә үзенең видео- блогында чыгыш ясап, Медведев Сталин репрессияләрен Русия тарихындагы иң аяныч вакыйга дип атады.

“Ул чорда икътисадта нинди генә уңышлар булмасын, җинаятьләргә катышы булган кешеләрне аклау мөмкин түгел”, диде президент.

Сталинның туган көне уңаеннан да хөкүмәт чаралар уздырмады. Русия телевидениеләре дә аны көн яңалыклары исемлегенә кертмәде. Ә галереяда узучы яңа күргәзмәдә Сталин ачулы, миһербансыз диктатор буларак тасвирлана.

Күргәзмәдә 19-20 гасырның танылган рәссамнарының шәрә ир кешеләр рәсемнәре куелган һәм аларның асларына Сталин үз кулы белән төрле шаян, шул ук вакытта мәкерле сүзләр язган. Әлеге сүзләр күпчелектә ир кешеләрнең бәдәннәренә сырланган. Алар арасында партиядәге хезмәттәшләренә нигезләнгәннәре дә бар. Мисал өчен бер кеше рәсеме астына ул:

“Җирән хайван Радек – син “җилгә” каршы бармаган булсаң, усал булмасаң исән булыр идең” дип язган.

Карл Радек инкыйлаб вакытында иң танылган большевикларның берсе булган. Әмма соңыннан аның Сталин белән мөнәсәбәтләрендә каршылыклар туу сәбәпле, ул 10 елга лагерьга җибәрелә. Тарихчылар фикеренчә, Сталин боерыгы нигезендә ул төрмәдә үтерелә.

XS
SM
MD
LG