Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары җанисәпкә әзерләнә


Башкортстан татар милли оешмалары җомга көнне 2010 елдагы беренче киңәшмәсен үткәрде. Анда алдагы җанисәпкә әзерлек турында фикер алыштылар.

Башкортстан татар милли хәрәкәтенә караган оешмалар быелгы җанисәпкә әзерлек эшләренә әзерлек алып бару кирәклеген узган елның ноябрь һәм декабрь айларында узган җыелышларында да җитди искәрткән һәм ул хакта фикер алышкан иде. Бу хакта сөйләшү өчен, 8 гыйнвар көнне, Уфада татар оешмалары җитәкчеләре һәм кайбер галимнәр кыска гына очрашу оештырып алды.

Сөйләшүдә төп сүзне танылган татар галиме, этнология һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков алды. Аның сүзләренчә, Башкортстандагы һәр халыкның җәмәгатьчелек оешмалары бу мөһим кампаниядә үз тырышлыгын салачак. Татар оешмалары да йоклап ятарга тиеш түгел, ди ул.

“Башкортстанда, 2002 елда узган җанисәптә ялганлаулар, хәрәмләшүләр сәбәпле, татарлар халык саны буенча икенче урыннан өченчегә тәгәрәде, ә башкортлар киресенчә икенче урынга менде. Моңа хакимиятнең басымы сәбәпче, - ди Илдар Габдрафыйков. – Бу юлы да шушы хәл кабатланачагына шик юк. Башкортлар тагын да артып, татарлар тагын да азрак күрсәтелергә мөмкин. Моңа бүгеннән агрессив эш алып барыла. Башкорт галимнәре республика телевидениесендә көн саен диярлек татар районнарыннан тапшырулар әзерли. Андагы татар авылларында яшәүчеләрне телләре татарга әйләнгән башкортлар, дип халыкның башын бутаулар башланды”.

Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, татар оешмалары һәм татар галимнәре әлеге шартларда Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында мәгълүмат биреп торырга тиеш. Үзебезнең гәзитне чыгару кирәк, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру зыян итмәс, ди Илдар әфәнде. Аның сүзләренчә, халык исәбен алуда хакимият басымы булмаса, бу җанисәптә татарлар элекке кебек хәлгә кайтып, республикада сан буенча руслардан кала икенче урынга менәчәк, ләкин хакимият басымы бүгеннән үк иң югары ноктасына җитте һәм бу хәлдә татарлар тыныч кына “нәрсә булса, шул булыр, дип ятарга тиеш түгел”, - ди И. Габдрафыйков.

Сөйләшүдә чыгыш ясаган Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин быел беренче өч айда татар оешмалары башкарырга тиешле беренчел бурычларга тукталды. Ул шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстан хакимиятләре белән берлектә март йә апрель аенда альтернатив Башкортстан татар конгрессы корылтаен үткәрүгә әзерлек алып баруын хөсетлек дип атады.

“Безнең Башкортстан татар конгрессы татар мәнфәгатьләрен яклый. Ә альтернатив конгресс Башкортстан хакимиятләренә хезмәт итеп, киресенчә, республика татарларына зыян салучы гына булачак”, ди Мәҗит Хуҗин.
XS
SM
MD
LG