Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция хезмәткәрләре кырыла


Башкортстанда бу ел башы милиция хезмәткәрләренең бер-бер артлы мордар китүе белән башланып китте. 14 гыйнвар көнне тагын бер милиция хезмәткәре асылынып үлде.

Нефтекама шәһәрендә 22 яшьлек рядовой кинолог үз-үзенә кул салган. Бу егет Калтасы районы эчке эшләр идарәсе хезмәткәре була. Йөргән кызының әнисе фатирында асылынып үлә ул. Бу хәбәрне Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында да расладылар. Әлегә бу хәлгә бәйле тикшерү эшләре бара. Милиционерның ни өчен үз ихтыяры белән бу дөньядан китүе сәбәпләре ачыклана.

Шулай итеп бу ел башыннан гына да Башкортстанда өченче милиция хезмәткәре үз-үзенә кул салды. Яңа ел төнендә Яңавыл шәһәрендә дә бер милиционер мордар киткән иде. Хезмәт дежурында торган 28 яшьлек милиция хезмәткәре атылып үлде. Тикшерүчеләр әйтүенчә, аны бу адымга хатыны белән киеренке мөнәсәбәтләр этәргән.

Ә 4 гыйнвар көнне Зилаер районында тагын бер милиционер мордар китте. Уфаның Калинин районындагы айныткычта эшләүче 23 яшьлек милиция хезмәткәре Зилаерга ялга кайткач, йөргән кызының фатирында асылынып үлгән иде. Ул очракта да, башкаларында да җинаять эше ачылмаячак, дип белдерә тикшерүчеләр. Ни өчен дигәндә, милиция хезмәткәрләре үлемендә турыдан-туры гаеплеләр юк.
XS
SM
MD
LG