Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда оппозиция җитәкчесе протест чараларын туктатмаска чакыра


Иранның оппозиция җитәкчесе Мирхөсәин Мусави үз тарафдарларын, хакимиятнең репрессияләренә карамастан, протест чараларын дәвам итәргә чакыра.

Бер оппозицион интернт сәхифәсендә басылып чыккан язмада Мусави Иран халкының тыныч протест чараларына хокукы бар ди.

Иран Ислам инкыйлабына 31 ел тулганда, 11 февральдә оппозиция демонтсрацияләр үткәрергә әзерләнә.

1979 елгы инкыйлабны искә алып Мусави инкыйлаб үз максатларына ирешмәде, чөнки илдә элеккечә диктатура хөкем сөрә диде.
XS
SM
MD
LG