Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта сайлау алды чараларын башлау тарихы кичектерелә


Гыйрак бәйсез югары сайлау комиссиясе, киләсе ай булачак парламент сайлавы өчен сайлау алды чараларының билгеләнгән вакыттан бераз соңрак башлаячагын белдерде.

Гыйрак югары сайлау комиссиясе күпчелеге сөнни булган 500дән артык нәмзәтнең мөрәҗәгатен кире каккан иде. Моңа сәбәп буларак аларның Саддамның элекке Баас партиясе белән бәйләнеше күрсәтелде. Ләкин шураның бу карары 7 мартка билгеләнгән сайлау алдыннан зур каршылык тудыру сәбәпле, ил президенты Җәлал Тәлабани карарны яңадан карарга чакырды.

Гыйрак мәхкәмәсе, элекке Баас партиясе белән бәйләнеше булган кешеләрнең сайлауда катнашуын тыйган карарны гамәлдән чыгаруны сорый. Ләкин хакимият тыю карарын дәвам иттерүне тели.

Якшәмбедә башланасы сайлау алды чаралары, әлеге каршылык сәбәпле җомга көненә кадәр кичектерелә.
XS
SM
MD
LG