Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар омбудсмены Иҗау интернаты укучылары 48 җинаять кылган, ди


Балалар хокуклары өчен җәваплы вәкил, хокукчы Павел Астахов, Иҗау интернатында яшәгән балалар, олыларның салкын каравы аркасында 3 елда 48 җинаять кылган, дип хәбәр итте.

Интернат-мәктәптә гыйнвар ахырында 17 яшьлек бер укучы йокы бүлмәсендә үзенчә фетнә оештырган, әйберләрне, тәрәзәләрне ваткан, кырынгыч белән берничә баланы яралаган һәм калганнарын үз-үзләренең кан тамырларын кисәргә мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә 10 алып 14 яшькә кадәр 11 укучы хастаханәгә эләккән иде.

Мондый тәртипсезлекләр интернатта инде күптәннән дәвам иткән, 3 елда анда яшүсмерләр 48 җинаять кылган, дип аңлаткан Астахов.

Кан тамырларын кисү хәленнән соң интернат өчен җаваплы кешеләргә каршы җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG