Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләрен әлегә сүрелдерделәр


Башкортстандагы танылган галим, республиканың көнбатыш башкортлары җәмгыяте рәисе Ринат Гатауллин бер мөрәҗәгать кабул итте. Анда ул башкорт яшьләрен сабырлыкка өнди.

Ринат Гатуллинның бу мөрәҗәгатенә Башкорт яшьләре иттифагының үз интернет сәхифәсендә 15 февральдә урнаштырган җәнҗаллы белдерүе этәргеч биргән. Башкорт яшьләренең белдерүе эчтәлеге соңрак кайбер мәгълүмат агентлыкларында да дөнья күрде.

Ул мөрәҗәгатьтә Башкорт яшьләре иттифагы Башкортстанда барлык милләтләр дә дуслыкта яши, дип белдерә. Һәм менә шушы шартларда кемнәрдер татулык нигезенә “шартлаткыч” салырга тели, диелә. Ә бу шартлаткыч, республикага 1,5 ел элек генерал-майор Виктор Палагин ФСБ, ягъни Иминлек хезмәте башлыгы булып килгәч, салына башлады, дип раслана.

Башкорт яшьләре иттифагы вәкилләре шушы белдерүдә Палагин әфәнденең кайбер “хилафлыкларына” игътибар юнәлтә. Мисал өчен, анда соңгы айларда ФСБ идарәсе Башкортстанның башка куәт оешмалары – Эчке эшләр министрлыгын, Баш прокуратураны һәм башка идарәләрне файдаланып, төрле дәүләт оешмаларына тикшерү үткәрә дип әйтелә. Шул исәптән, Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, полиграфия һәм нәшрият идарәсендә, Мәгариф министрлыгында, Башкортстан дәүләт филармониясендә, Башкортстан спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгында һәм башка оешмаларда ФСБ тикшерүләр оештырган икән. Менә бу хәлләрнең барысы да Башкорт яшьләре иттифагы мөрәҗәгатендә республикага “басым” дип кабул ителгән.

Уфадагы танылган галим Ринат Гатауллин исә Башкорт яшьләре иттифагы белдерүенә башка мөнәсәбәт белдерә. “Башкорт яшьләренең тагын баш күтәрә башлавы аларның элекке рәсми, хәзерге күләгәдәге җитәкчеләре Артур Иделбаевны һәм башка шундый милләтчеләрне яклау өчен”, - ди Ринат Гатауллин.

Кайбер мәгълүмат агентлыклары хәбәрләренә күрә, Башкорт яшьләре иттифагының элекке рәисе Артур Иделбаевның өендә һәм аның эш урынында 10 февраль көнне тентүләр оештырылган һәм аны 48 сәгатькә кулга алганнар. Шушы көннәрдә мәхкәмә А. Иделбаевка карата Уфада декабрь аенда журналистларны кыйнауга бәйле карар кабул итәргә тиеш икән. Башкорт яшьләре иттифагының белдерүенә төп этәргечне шушы хәлләр дә биргәндер, дип әйтә бәйсез белгечләр.

Башкорт яшьләре иттифагы һәм башка башкорт милли оешмалары 16-17-18 февраль көннәрендә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе һәм Башкортстан прокуратурасы биналары каршында өч көнлек урам җыены оештырачагы хакында белдергән иде. Әмма Уфа шәһәре хакимияте бу пикетлар үткәрүгә рөхсәт бирмәгән.
XS
SM
MD
LG