Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия мәхкамәсе 7 хәрбине түнтәрелеш әзерләүдә гаепли


Истанбул мәхкамәсе Төркиянең 7 югары хәрби җитәкчесенә 2003 елда хөкүмәтне бәреп төшерү омтылышы турында рәсми гаепләү белдерде. Мәхкамә ул 7 хәрбине зинданга ябу карары чыгарды.

Төркиядә түнтәрелеш әзерләүдә шикләнелеп 50-ләп хәрби җитәкче тоткарланды һәм хәзер прокуратура алардан сорау ала.

Бу кулга алулар тамырлары тыелган исламчы фиркагә тоташучы хөкүмәт белән үзләрен дөньяви дәүләтчелек гаранты санаган хәрбиләр арасындагы каршылыкны көчәйтеп җибәрде.

Илнең иң югары генераллары һәм адмираллары сишәмбе көнне җыелып илдәге вәзгыять турында сөйләште.
XS
SM
MD
LG