Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь иҗатчылар бәйгесе


Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты яшь иҗатчылар арасында яңа бәйге игълан итте. Ул “Чикләрсез” дип атала.

Әлеге бәйгедә иң яхшы язмалар, фотосурәтләр һәм автор сурәтләре катнашачак. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары Румил Азнабаев сүзләренчә, бу бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша алачак. “Эшләрнең темалары чикләнмәгән. Яшьләр үзләрен борчыган һәм уйландырган теләсә нинди темага үзләренең күңел матурлыгын һәм хыял көчен җигә ала, - ди Румил Азнабаев. - Әлеге бәйге актив һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга үз мөмкинлекләрен ачу мөмкинлеген бирү максатын куя”.

Бәйге шартлары белән www.foto.yeshlek.ru интернет сәхифәсендә танышып була. Бәйге җиңүчеләрен акчалата бүләкләр көтә. Башка хәйриячеләр дә үз бүләкләрен әзерли. Мәгълүм ки, быел 11-12 июнь көннәрендә Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтаеның 3нче корылтае узачак. Әле игълан ителгән бәйге дә шушы зур чарага багышлана.
XS
SM
MD
LG