Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Мәскәүдә матәм көне


Бүген Мәскәүдә кичәге шартлаулардан һәлак булганнарга матәм игълан ителде.

Дәүләт байраклары түбән төшерелгән, күңел ачыш чаралары кичектерелгән, күп кенә телевидение каналлары кызыклы программалар күрсәтүдән ваз кичкән.

Мәскәүнең мәчет, чиркәүләрендә һаләк булганнар рухына догалар укылды.

Мәскәүнең “Парк культуры” һәм “Лубянка” метро станцияләрендәге ике шартлаудан һәлак булганнарның саны 39 житте. Шуларның 22-сенең инде кемлеге ачыкланган. Хәзер хастаханәләрдә 71 кеше кала бирә. “Терроризм” матдәсе буенча жинаять эше ачылган.

Бу эшләрдә чечен сепаратисты Дока Умаров төркеме кешеләре гәепле дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG