Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

Казанда беренче тапкыр татар морзалары һәм дворяннары тарихына һәм аларның нәселен дәвам итүчеләргә багышланган фәнни конференция булды. Әлеге җыенда катнашканнар бу чараны тарихи вакыйга, дип атый.


Русиянең табигать фәннәре академиясе академигы Илдар Үтәмешев фикеренчә, Русиянең дворянлыгы татарларга бурычлы. Ул үзе 100дән артык әгъзасы булган Мәскәү морзалары оешмасы вәкиле.

“Татарның генофонды бик көчле була. Шуңа күрә мин Русиядә ике зур милләт бар дип әйтәм. Болгар ханлыгы заманыннан ук татарлар һәм урыслар бер-берсе белән кушылды, катнашты. Менә 60 ел инде татар халкы 5 миллион булып тора. Башка халыклар үсә, ә татар үсми. Татар кая китә? Ул урысларга һәм башка милләтләргә китә һәм шуңа күрә генофонд тарала. Русиядә ярты урыс, ярты татар бер 40-50 миллион кеше булыр.

Төрки дөньяда да татар беренче. Президентларны, ЦК секретарьләрен барласаң, һәммәсенең әнисе, я булмаса кемедер татар булды”, ди Үтәмешев.

Аның фикеренчә, Русиядә ике милләтне – татар һәм русны, ике телне – татар һәм рус телләрен, ике динне – ислам белән христианны, кошның ике канаты кебек, тигез дәрәҗәгә куйган вакытта гына, илнең киләчәге матур булырга мөмкин. Бу ике халыкны тәңкәнең ике ягы дип тә атый ул. Бүгенге сәясәт татарга юл куймау, мәнфәгатьләрне кысарга тырышу, гомумән, ил өчен зур зыян икәнлеген дә әйтә.


Рус дворяннары шовинистлармы?


Юрганыңа карап ягыңны суз, ди халык мәкале. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып эш йөрткәндә, татар морзалары, дворяннары нәселен дәвам итүчеләр татарлыкны саклау һәм татарларга аңлы караш урнашсын өчен нинди дә булса йогынты ясый аламы соң? Шушы чара вакытында Русия табигать фәннәре академиясе әгъзасы таныклыгы тапшырылган галим Дамир Исхаков фикеренчә, әлеге конференция андый юллар да ачарга мөмкин. Әлеге очрашуны да ул көчләрне берләштерү юлы буларак бәяли.

“Татар морзалары сан ягыннан бик күп түгел, әмма булганнарын бергә тупларга кирәк. Бу оешма алга таба рус дворяннары белән элемтәләрне көчәйтергә дә мөмкин . Минем күзәтүләргә күрә, рус дворяннары арасында шовинизм дигән нәрсә юк. Шовинизм башка урында. Шуңа күрә алар белән бергә эшләгән вакытта безнең мәнфәгатьләрне бергә үткәрергә мөмкин булачак.

Рус дворяннарының чит илләрдә дә оешмалары бар. Алар чит илләрдәге аристрокатлар белән бәйле. Татарны дөньяга чыгару өчен дә кирәк ул оешма”, ди Дамир Исхаков. Аның фикеренчә, рус дворяннары арасында күп кенә руслашкан татар нәселләре вәкилләре бар. Аларның татарга мөнәсәбәте үзгә. Татар токымыннан булган морзаларны алар үзләренең туганнары итеп карый.

Морзалар тарихы - җәмгыять тарихы

Татарстан фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов морза һәм творяннарны күп гасырлар буена тормышка тәэсир ясаган катлам буларак бәяли. Әлеге катламны юк итү өчен зур көч куелганлыгын да билгеләп үтә.

Миркасыйм Госманов
“Татарларның ханлыгын, җирләрен яулап алган рус хөкүмәте, рус феодалларына мондагы җирләргә дә хуҗа булу кирәк иде. Морзалар нигездә җир биләүчеләр иде. Җирләрен тартып алгач, татар морзаларының күпчелеге ярлылана һәм гадәти крестьяннарга әверелә. Аларны гадәттә “чабаталы морзалар” дип йөртәләр.

Совет чорындагы сәясәт нәтиҗәсендә морзаларны танымау, кире кагу һәм сакланып калганнарын яңадан талау булды һәм шулай итеп морзалар юкка чыкты”, ди Миркасыйм Госманов.

Галим морзалар тарихын өйрәнү җәмгыять тарихын тирәнрәк белү өчен кирәк, ди. Әлеге чараның да бик вакытлы оештырылган булуын әйтә.

Гражданлык җәмгыятенең бер билгесе


Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты галиме Илдус Заһидуллин сүзләренчә, Татарстан морзалары мәҗлесе әлеге чараны үткәрү тәкъдиме белән чыккан. Бу конференцияне ул гражданлык җәмгыяте урнаша башлауны күрсәткән бер чара буларак та бәяли.

“Аннан соң, без бүген институтта 7 томлык татар тарихын язабыз. Әле күптән түгел генә Алтын Урдага багышланган аның III томы чыкты. Анда һәм башка томнарда да татар элитасы: дворяннар, купецлар һәм дин әһелләре чагылыш таба.

Әлеге конференцияне XVII-XIX гасырларга бәйле булган томнарны эшләүгә дә әзерлек дип кабул итәргә мөмкин”, ди Заһидуллин.

Конференциядә катнашучылар татар морзалары һәм дворяннары татар тарихы һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаган дип белдерә. Җыен кабул иткән резолюциядә бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләрен тирәнәйтү һәм төрле чаралар үткәрү турында да юллар бар.

Татарстан мәдәният министрлыгыннан Казан ханнары җәсәдләрен Кирмәндә җирләү мәсьәләсен хәл итүне дә сорыйлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG