Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар тапшыруы урынына башкортлаштыру сәясәте


Башкортстан телевидениесе атнага бер тапкыр “Рәйхан” исемле тапшыру күрсәтә. Ул һәр атнаның җомгасында кичке тугызда эфирга чыга иде. Ул тапшыруның озынлыгы нибары 25 минут. Республиканың татар җәмәгатьчелеге аны атна буе көтеп ала. Ләкин соңгы ике атнада ул тапшырулар башка белән алыштырыла башлады.

“Рәйхан” урынына татар районнарының, авылларының башкорт булуы турында аңлаткан “Кече ватан шәҗәрәсе” исемле тапшырулар күрсәтелә башлады. Бу тапшырулар менә инде берничә ай атнага биш тапкыр эфирга чыга. Аны республикада яшәүче бар татар да карамый. Ә менә “Рәйхан” күпчелек татарлар караган тапшыру булып санала, аның үз караучысы бар.

Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Айрат Гыйниятуллин сүзләренчә: “Кече ватан шәҗәрәсе” тапшыруын татарлар карасын өчен махсус “Рәйхан” урынына куялар. Ягъни көчләп тагалар. Чөнки башкортлаштыру сәясәтен алып барган тапшыруларны күпчелек татар карамый. Ә болай, ирексездән, тап була һәм сүз татар районнары һәм авыллары турында баргач, аны бер өлеш татарлар карарга мәҗбүр була”.

Телевидение программаларында исә “Рәйхан”ның элеккечә кичке тугызда булуы күрсәтелгән. “Рәйхан” тапшыруына килгәндә, ул бөтенләй төшеп калмады, ә төрле вакытка күчерелә. Анысы хакында программада язылмый.

16 апрель булган “Кече ватан шәҗәрәсе” исемле тапшыруда сүз татарлар күпләп яшәгән Чакмагыш районы хакында барды. Әлеге район башкорт районы дип аталды. Республикада татарлар күпләп яшәгән иң зур авыл булып саналучы Аблай авылы да саф башкорт авылы дип аталды. 1989нчы елгы җанисәптә бу авылның татар дип язылуы тарихи хата дип аталды. Тапшыруда Аблай мәктәбендәге татар балаларының ватып-җимереп башкортча сөйләшүләрен дә күрсәттеләр.
XS
SM
MD
LG