Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада президент сайлау 20 июньдә үтәчәк


Польшада вакытыннан алда президент сайлау 20 июньдә үтәчәк.

Президент вазифаларын башкаручы Бронислав Коморовский шулай карар итте.

Президент вазифаларын башкаручы, парламент рәисе Бронислав Коморовскийның президентлыкка сайлану мөмкинлеге башкаларныкыннан зуррак дип санала.

Фикер белешүләргә караганда, полякларның яртысы аңа тавыш бирергә әзер.

Ике төп оппозицион фирка – консерватив “Хокук һәм гаделлек” партиясенең һәм сул көчләрнең президентлыкка намзәт итеп кемне чыгарасы әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG