Узган ел Ижауның әрмән диаспорасына чиркәү салыр өчен бүленгән җирдә бүген геноцид корбаннарына һәйкәл ачылды.
Аны “Урарту” исемле әрмән оешмасы булдырган. Әрмәннәрнең күпләп үтерүен искә алу чарасына Удмуртиягә Киров өлкәсе, Пермь һәм Татарстаннан да әрмән диаспоралары вәкилләре килгән.
Һәйкәл кулында ачлыктан үлгән бала тоткан ананы сүрәтли. Аны сынчы Тимур Абрамидзе иҗат иткән.
Бүген әрмәннәрнең беренче дөнья сугышында күпләп үтерелүенең 95 еллыгы билгеләнә. Бу җинаятьне күп ил геноцид дип таныды.