Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азия министрлары Брюссельдә


Кыргызстандагы хәлләр турында сөйләшер өчен бүген Брюссельдә Кыргызстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан тышкы эшләр министрлары һәм аларның урынбасарлары җыелды. Европа вакытлы хөкүмәткә ярдәм тәкъдим итә.

Европа Берлеге Кыргызстанга президент Корманбәк Бакыев хакимиятеннән соңгы чорда ярдәм итәргә теләк белдерде.

Утырышны Европа Берлеге исеменнән Испания тышкы эшләр министры Мигель Ангел Маратинос алып бара. Берлектә бу ярты елда Испания рәислек итә.

Кыргызстан ягыннан очрашуга тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Казакбаев килде.

Европа Берлеге Кыргызстанның яңа конституциясенең халыкара хокуклар кысаларында төзелүен тели.

Люксембургта дүшәмбе көнне очрашкан Европа илләренең тышкы эшләр министрлары “Кыргызстанның канун һәм кеше хокукларын хөрмәт иткән демократик дәүләт булуына” теләк белдерде.

Европа Берлеге Кыргызстанда соңгы бәрелешләрдә зыян күргәннәргә һуманитар ярдәм әзерли. Шулай ук хөкүмәттә үзгәрешләр турында киңәш бирер өчен Европа белгечләре Бишкәккә барачак.

Европа Берлегенең Үзәк Азиядәге вәкиле Пьерр Морель, Европа Кыргызстанның вакытлы хөкүмәтен рәсми танырга җыенмый, әмма илнең үзендә вазгыятьне тотрыкландырыр өчен чаралар күрәчәк, дип белдерде.

Кыргызстанда озак еллар Европа Берлеге вәкиле булмады. Вәкилчелек быел февраль аенда гына ачылган иде.
XS
SM
MD
LG