Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп лигасы илләре Фәләстин-Израил сөйләшүләрен яклый


Гарәп лигасы, туктап калган Якын көнчыгыш сөйләшүләрен яңадан җанландыру максатында АКШ җитәкчелегендә башлатылачак Фәләстин-Израил сөйләшүләрен яклавын белдерде.

Гарәп лигасы бу сөйләшүләр турында март аенда ук карар кабул иткән иде. Ләкин әлеге карар Израилнең Иерусалимда 1.600 яңа торак төзелешен дәвам иттерәчәген белдерүеннән соң туктатылды. Фәләстин баш арадашчысы Саид Ерекат, Израилнең көнбатыш сызыгында төзелеш эшләрен дәвам иттергән очракта Гарәп лигасы бу яклавын кире алачак дип кисәтте. Арадашчы шулай ук сөйләшүләрне 4 ай эчендә нәтиҗәләндерергә чакырды.

Израил былтыр ел ахырында карар кабул итеп Көнбатыш сызыгында яңа торак төзелешен 6 айга туктаткан иде. Ләкин Иерусалимдагы төзелеш эше бу карарга кертелмәде киресенчә аңа яңа проектлар өстәлде. Ләкин АКШның басымыннан соң бу проектлар көн кадагыннан алынды.

Гарәп лигасының яклау белдерүеннән соң, киләсе атна Фәләстен ягынын бу мәсьәләне тикшереп уртак карарга килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG