Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:36

Икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Русия җәмгыятендә Сталинның бу сугыштагы роле тирәсендә кайнар бәхәсләр купты. Берәүләр өчен Сталин җиңү символы булса, башкалар өчен – ГУЛАГ, эзәрлекләү, күпләп юк итү символы. Бу бәхәскә Русия президенты да кушылды.

Мәскәү урамнарында Сталин сурәте төшерелгән плакатлар урнаштыру тирәсендә бәхәсләр берничә ай барды. Мәскәү хакимиятләре Җиңү көне уңаеннан шәһәрнең төрле урыннарында Сталин сурәте төшерелгән ун плакат урнаштырмакчы иде.

Русиянең хокук яклаучылары, бу халык хәтерен мыскыл итү булачак дип, моңа кискен каршы чыкты. Плакатлар урнаштырылган очракта алар протест чаралары белән янады. Ахыр чиктә хакимиятләр ниятләреннән чигенергә мәҗбүр булды.

Шушы атнада Петербур урамында Сталин сурәте төшерелгән автобус пәйда булды. «Яблоко» партиясенең яшьләр канаты вәкилләре аны шул ук көнне акка буяп ташлаган.

Аннары яшь «алмачылар» төрмә киемендә урамга чыгып, Сталин җинаятьләрен аңлаткан кәгазьләр тарата башлаган. Шундук Сталин тарафдарлары килеп чыккан һәм тавыш куптарып, милиция чакырырга тотынган. Милиция килеп, аларны тынычландыру урынына яшь «алмачылар»ны җыеп алып киткән.

“Гафу итәрлек түгел”

Медведев «Известия» газетына әңгәмә бирә
Яшь «алмачылар» тоткарланган 7 май көнне Русия президенты Дмитрий Медведевның «Известия» газетына биргән әңгәмәсе дөнья күрде. Башкалары арасында ул анда Сталинның роле турындагы сорауга да җавап биргән. Медведевтан ике цитат:

“Бөек ватан сугышын Сталин да, хәрби җитәкчеләр дә түгел, халык җиңгән. Хәрби җитәкчеләр мөһим эш башкаргандыр, ләкин ахыр чиктә сугышны халык җиңгән. Котычкыч зур югалтулар хисабына.”

“Сталинның үзенә бәя биргәндә, дәүләтнең карашы билгеле – Сталин үз халкына карата күп җинаятьләр кылган. Күп эшләгәненә, аның җитәкчелегендә ирешелгән уңышларга карамастан, үз халкына карата кылганнары гафу итәрлек түгел.”

“Бик начар менеджер”

Күзәтүчеләр шундук бу бәяләмәләрнең Путин карашларыннан аерылып торуына игътибар итте. Узган елның декабрендә “Путин белән сөйләшү” тапшыруында Русия премьеры болай дигән иде:

“Кем ни генә әйтмәсен, без Бөек ватан сугышында җиңдек. Хәтта корбаннарны искә алганда да, бу җиңүнең башында торучыларга беркем дә таш ата алмый. Чөнки без бу сугышта җиңелгән булсак, илебез өчен моның нәтиҗәсе коточкыч булыр иде.”

Кайбер белгечләр исә Сталинның җиңүгә түгел, ә сугыш башлануга керткән роле турында уйланырга чакыра. Тарихчы Марк Солонин фикеренчә, Сталин булмаса, икенче дөнья сугышы башланмаган да булыр иде. Һитлерның сугыш башларга карар итүенә нәкъ менә Сталин бик зур өлеш керткән, ди галим.

Соңгы вакытта Сталинны оста идарәче, менеджер итеп күрсәтү омтылышлары көчәйде. Солонин әфәнде радиобызга әйтүенчә, Сталинның менеджменты "бик начар" булган. Бер генә мисал, илнең нефтьтә йөзүенә карамастан, хәрби очкычлар бензинсыз утырган. Сугыш алдыннан һәр очкычның ни бары алты тапкыр һавага күтәрелерлек бензины булган. Андый мисаллар бихисап, ди тарихчы.

Сталинга һәйкәлләр ачыла

Запорожьеда Сталинга һәйкәл ачу
Шушы атнада Украинаның Запорожье шәһәрендә Сталинга һәйкәл ачылды.

8 май көнне Русиянең Тамбов шәһәрендә элекке совет диктаторына һәйкәл ачылды. Осетин коммунистлары бүләк иткән алтын төскә буялган Сталин сыны бер кибетнең ишек алдына урнаштырылган. Чарада 200ләп коммунист һәм сугыш ветераны катнашкан.

Шул ук көнне Сталин сыны Якутск шәһәрендә дә ачыласы иде. Ләкин бу эш барып чыкмаган. Милиция һәйкәл куеласы урамны ябып куйган. Һәйкәлне алып килүче машиналар анда үтә алмаган.

Якутскида Сталинга һәйкәл урнаштыруны ветераннар шурасы тәкъдим иткән. Җирле коммунистлар бу тәкъдимне күтәреп алган, Җиңү мәйданында урын сораганнар. Ләкин шәһәр хакиме Юрий Заболев моңа каршы чыккан.

Якут илендә заманында 100дән артык ГУЛАГ лагеры булган. Сталин золымын күрүчеләр, аны хәтерләүчеләр бар. Җирле «Мемориал» оешмасы рәисе Валентина Прибыткина сүзләренчә, ГУЛАГ илендә Сталинга һәйкәл кую халык хәтерен салып таптау булачак.

Әмма коммунистлар ниятләреннән чигенергә җыенмый. Җирле оешма җитәкчесе Виктор Губарев сүзләренчә, алар һәйкәлне, соңрак булса да, барыбер урнаштырачак.

Татарстанда «Коба» аракысы

«Коба» аракысы
Татарстан һәм Башкортстанда әлегә Сталинга һәйкәл кую турында ишетелми. Алай да, Сталин исемен башкача искә алучылар бар. Җиңү көне алдыннан Казан кибетләрендә «Коба» исемле аракы һәм коньяк пәйда булды. Бу эчемлекләрне «Татспиртпром» ширкәте чыгара.

Маркетинг белгече Владимир Марченко сүзләренчә, «Татспиртпром»ның үз малына мондый исем сайлавы аңлашылмый. Мәгълүм булганча, Иосиф Джугашвили 1917 елга кадәр «Коба» кушаматын кулланган. Бу чорда ул урлау-талау белән шөгыльләнгән, шуннан килгән акчаны инкыйлаб эшчәнлегенә тоткан.

Мәскәү урамнарында бу юлы Сталин сурәте төшерелгән плакатлар куелмады. Ләкин җәмгыятьтә шәхес шөһрәтенә ихтыяҗ бар. 9 май көнне Кызыл мәйданда үткән Җиңү парадын да Сталин өрәге күзәтеп торды сыман.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG