Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз яшьләре яңа конституция турында фикер алыша


Кыргызстанның яшьләр оешмалары вәкилләре бүген илнең көньягындагы Ош шәһәрендә яңа конституция өлгесе турында фикер алышыр өчен җыела.

Яңа конституциядә Кыргызстандагы идарә системасын президент республикасыннан парламент республикасына үзгәртү каралган. Аның эчтәлеген вакытлы хөкүмәт тарафыннан төзелгән махсус комиссия әзерли. Яңа конституция июнь аенда референдумга чыгарылачак.

Ош каласында ачылган җыенда яшьләр үзләренең Кыргызстанның икътисади тормышы, халыкара сәясәте, идарә итү һәм мәгариф өлкәсендә катнашуын тикшерәчәк.

Шулай ук җыен көнтәртибенә Яшьләр эшләре министрлыгын төзү һәм яшьләр оешмаларының хөкүмәт алып барачак сәясәткә катнашу мөмкинлекләрен тикшерү кебек мәсьәләләр дә куелган.



XS
SM
MD
LG