Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киңәш кору Казанда үтә


Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләреннән торган бер төркем 16 май көнне Казанга юллана. Анда алар татар халкы алдында торган төп бурычлар хакында киңәшләшә.

Әлеге төркемгә Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте идарәсе, БР Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары керә. Казанга сәфәр барышында Башкортстан татар милли хәрәкәте вәкилләре андагы татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм рәсми шәхесләр белән очрашулар үткәрә.

Сөйләшүләр барышында татар җәмәгатьчелек оешмалары алдында торган көнүзәк мәсьәләләр тикшереләчәк. Аеруча быелгы халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уңышлы үткәрү бурычларына зур игътибар бирелер дип көтелә. Җанисәп мәсьәләсе Башкортстан шартларында ифрат та четерекле. Ни өчен дигәндә, 2002 елда узган халык исәбен алудан соң, Башкортстан татарлары 300 меңгә кимегән иде. Моны татар милли оешмалары һәм галимнәр күп татарларны башкорт дип яздыру аркасында килеп чыкты дип белдерә.

Быел исә татарлар саны тагын да байтакка кимер дип фаразлана. Рәсми булмаган чыганаклар быел башкортларның санын руслардан да арттырып беренче урынга чыгару бурычы куелган дип раслый. Ә бу эш фәкать татарларны башкорт дип яздыру аркасында гына тормышка ашырыла ала, ди алар.

Башкортстан татар оешмалары вәкилләре Казанда вакытта телевидение һәм радио каналлары оештырган тапшыруларда да катнашачак һәм Башкортстандагы татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында, аерым алганда, җанисәпкә әзерлек тирәсендәге вәзгыять хакында фикерләрен яңгыратачак.
XS
SM
MD
LG