Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күмәк Иминлек килешүе оешмасы Кыргызстандагы хәлләргә бәйле киңәшмә уздырачак


Бүген Мәскәүдә Кыргызстандагы хәлләргә бәйле Күмәк Иминлек килешүе оешмасына керүче илләрнең гадәттән тыш киңәшмәсе үтәчәк.

Очрашуда оешма шурасы сәркатипләре Кыргызстанда тынычлык булдыру юллары һәм тынычлык урнаштыру гаскәрләрен кертү мөмкинлеге мәсьәләсен тикшерәчәк.

Шулай ук киңәшмәдә Кыргызстанның вакытлы хөкүмәт вәкилләре дә катнашачак.

Күмәк Иминлек килешүе оешмасына Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан илләре керә.
XS
SM
MD
LG