Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовны “келәмгә” чакырганнар


12 июль Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Мәскәүдә Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашты. Дөрес, бу хакта әлегә рәсми хәбәрләр юк. Бәйсез чыганаклар хәбәренә караганда, чакыру 8 июль алынган.

Узган ял көннәрендә Мортаза Рәхимов республиканың кайбер районнарына сәфәргә чыгарга тиеш иде. Сәфәр булмады. Аны рәсми булмаган чыганаклар Мортаза Рәхимовның сәфәр барышында федераль җитәкчелеккә тәнкыйть белдерү ихтималлыгын кисәтү өчен эшләнүен хәбәр итә. Ял көннәрендә Башкортстан яшьләре форумы узарга тиеш иде. Анда Мәскәүнең милли республикаларга сәясәте һәм федераль матбугатның манчуы уңаеннан кайбер кискен документлар кабул ителергә тиеш булган. Бу хакта Мәскәүгә хәбәр барып җитү белән аны тыйганнар.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, федераль үзәк белән сәяси һава торышы үзгәрүе Бөтендөнья башкортлары корылтаеннан соң башланды. Корылтайда Русиядәге милли сәясәтнең дөрес булмавы, Мәскәүнең республикага җитәкче итеп үз кешесен җибәрүгә юл куелмаячагы һәм башка шундый кискен фикерләр яңгыраган иде.

Шуннан соң федераль хәбәрдарлык чаралары республика җитәкчелеген манчый башлады. Иң башта “Российская газета”да мәкалә, аннан соң НТВ һәм Беренче каналларда тәнкыйди сюжетлар булды. Башкортстан президенты узган атна башында НТВны мәхкәмәгә биргән иде. Атна азагында мәхкәмәгә биргән гаризасын кире алуын хәбәр иттеләр. Моны бәйсез чыганаклар. Мәскәүгә сәфәр алдыннан араны киеренкеләтмәс өчен эшләнде дип аңлаттылар.

Русия президенты хакимиятендәге очрашу килеп туган каршылыкларга ачыклык кертер дип көтелә. Яки Мортаза Рәхимов мөддәте тулганчы, ягъни 2011 елның октябренә кадәр вазыйфасында кала яки урыныннан китә.
XS
SM
MD
LG