Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тыелган сәнгать” адвокатлары Мәскәү мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте


“Тыелган сәнгать - 2006” күргәзмәсен оештыручылар Юрий Самодуров һәм Андрей Ерофеев адвокатлары Таган район мәхкәмәсенең аларны акчалата җәзага хөкем итү карарын гамәлдән чыгаруны һәм хөкем эшен туктатуны сорап Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Кичә Таган мәхкәмәсе Сахаров исемендәге музейның элекке җитәкчесе Юрий Самодуровка дәүләткә 200 мең сум, Третьяков галлереясының элекке бүлек башлыгы Андрей Ерофеевка 150 мең сум түләү җәзасын билгеләде.

Юрий Самодуров һәм Андрей Ерофеев 282-нче маддә нигезендә хөкем ителде. Маддәнен икенче өлешендә диннәрара дошманлык яки нәфрәт уятуда гаепләү өчен 5 елга кадәр төрмә яный ала, диелгән. Мәхкәмә акчалата җәза белән чикләнде.
XS
SM
MD
LG