Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Уфада “Урал буе төбәге татарларының этнодемография һәм этномәдәни үсеше” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстаннан да ике кунак катнашты. Алар: билгеле галим Дамир Исхаков белән Илфак Шиһаповлар.

Конференциягә кадәр татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең Дамир Исхаков белән очрашуы узды. Анда Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов республика татарларын саклап калуда Татарстанның ярдәме булмауга борчылу белдерде.

“Татарстан үзгә, без - үзгә, - диде ул. - Рәсми хакимият тә, Бөтендөнья татар конгрессы да безнең хакта уйламый. Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бер мең татар яшәгән Финляндигә бара, башка төбәккә сәфәр кыла, ә безне күрергә дә теләми. Ә бит Башкортстан татарын бетергәннән соң, Татарстан татарын бетерү күпкә җиңел булачак”.

Дамир Исхаковның җавабы шулай булды: “Дөрес, Татарстан тиешле дәрәҗәдә ярдәм итә алмады. Хәзер инде вакыт та узып бара. Шуңа күбрәк үзегезгә ышанырга кала. Бу җанисәптә шунысы яхшы - һәр кеше үз милләтен үзе күрсәтә ала. Моны файдаланып калырга кирәк. Русиядә саны буенча икенче урында торган татар позициясен югалтырга тиеш түгел”.
Илфак Шиһапов


Артабан ул федераль хакимиятнең татарларны бүлгәләү сәясәтенә тукталды. Җанисәптәге милләтләр исемлегендә татарларның төрле төркемнәргә бүлгәләүгә борчылу белдерде.

Фәнни-гамәли конференциядәге төп чыгышларның да берсен Дамир Исхаков ясады. Ул вотчина хокукы алган “сословный башкортлар” проблемасына тукталды. Кайчандыр җирле булу өчен башкорт дип аталучыларның чынлыкта башкорт булмавын ирештерде.

Казаннан килгән икенче кунак - Илфак Шиһапов та шушы ук проблемага тукталып: “Архивларда эшләгән очракта “сословный башкорт”ның кем икәнлеген исбат итеп була, тик мондый тикшеренүләр өчен акча бүленми”, диде. Ул Берләшкән оппозиция башы Рәмил Бигновка “Татар халкын арттырыйк” дип язылган футболка бүләк итте. Мондый футболкаларның Башкортстанда күпләп сатылуын ирештерде.

Дамир Исхаков
Социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов җитәкче урыннарда бары тик “асаба башкортларның гына утыруын” билгеләде. Аның сүзләренчә, башкорт булып йөргән татарлар барыбер югары урыннарга якын китерелми.

Тарих фәннәре докторы Фаил Сафин матбугатка язылу барышы үрәгендә халык саны турында сөйләде. Аның сүзләренчә, саф башкорт итеп күрсәтергә тырышкан Илеш районы башлыча татар матбугаты яздыра. Татарда милләтне бары тик тел билгели.

Милли мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин мәгариф мәсъәләләренә тукталды. “1992 елда татар балаларының саны 171 533 булса, 2000нче елда 211 242, бүген исә 119 952гә калды. 2004нче елда татар мәктәпләренең саны 450 булса, бүген алар 318.

Барлыгы 10 042 татар баласы үз телендә укый. Бу татар балаларының 8,37%ты туган телендә укый дигән сүз”.
Чара ахырында Резолюция кабул ителде. Анда узган җанисәпнең корректсыз булуы әйтелгән.

Резолюциядә шундый тәкъдимнәр бар: Уфада татар этнологоиясен өйрәнү өчен Татарстан фәннәр академиясенең бүлекчәсен ачарга;

Тел статусын үзгәртергә; Яңа гасыр телеканалын трансляцияләүгә ирешергә; Уфада татар китабы кибетен ачарга һәм башка шундый тәкъдимнәр кергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG