Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран чикләүләргә буйсынучы ширкәтләрне кара исемлеккә кертмәкче


Иран нефть министры Мәссут Мирказеми Иран Тәһранга каршы чикләүләр сәбәпле илдәге проектларын туктаткан ширкәтләрне кара исемлеккә кертергә мөмкин диде.

Меер хәбәр агентлыгы Мирказеминың “Әгәр дә берәр ширкәт Иранга каршы чыкса, без чынбарлыкны искә алып ул ширкәтне кара исемлеккә кертергә мәҗбүр булачакбыз”, - дигән сүзләрен китерә.

“Шуннан ары алар безнең илдә эшләмәячәк”, - ди Мирказеми.

Мирказеми Тәһранга каршы БМО, АКШ һәм Европа Берлеге чикләүләре әзерләнгәндә март аенда Ираннан китүен игълан иткән Лукойл ширкәтен мисал итеп китерде.
XS
SM
MD
LG